Бөгелмә авазы

Синоптиклар Татарстанда томан турында кисәтә

Иртәгә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һава шартларының начарлануы фаразлана.

Якшәмбе көнне Татарстанда томан төшәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте кисәтә.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 25 октябрьдә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һава шартларының начараюы фаразлана.

«Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 25 октябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. 

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: