Бөгелмә авазы

Синоптиклар буран һәм томан турында кисәтә

Республикада көньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә.

9 гыйнварда Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Аерым алганда, республикада буенча төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә тагын томан төшәчәк.

Моннан тыш, көндез урыны белән буран булырга мөмкин. Көндез көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр (Казанда – 15 метрга кадәр) җитәчәк.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: