Бөгелмә авазы

Иртәгә Татарстанда болытлы һава торышы булачак

Төнлә кар явачак, аерым районнарда буран булырга мөмкин.

Иртәгә, 9 мартта, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә кар явачак, аерым районнарда буран булырга мөмкин. Көндез урыны белән бераз кар явачак.

Көнбатыштан талгын җил исәчәк. Юлларда кабат бозлавык булачак, дип билгеләп үтә метеорологлар.

Һава температурасы төнлә -11дән -16 градуска кадәр салкын булачак. Көндез һава -5, -10 градуска кадәр җылыначак. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: