Бөгелмә авазы

Давыллы җил булачагы турында кисәтәләр

Һава торышы начарлану күбесенчә республиканың көньяк һәм көнчыгыш районнарына кагылачак.

Иртәгә 19 сентябрьдә, төнлә һәм көндез, Татарстан территориясендә бик көчле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, һава торышы, нигездә, республиканың көньяк һәм көнчыгыш районнарында куркыныч тудыруы мөмкин. «Урыны белән яшен, көчле яңгырлар, боз явуы көтелә. Секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил күзәтелә, урыны белән 22-27 метр тизлектә булуы ихтимал», – диделәр матбугат хезмәте хәбәрендә.

 

 

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: