Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә җылы һава торышы атна азагына кадәр сакланачак

11 һәм 12 сентябрьдә Татарстан антициклон үзәгендә булачак, шуның аркасында җылы һәм коры булачак

Кыска вакытлы явым-төшемнәр пәнҗешәмбе киченә генә мөмкин — ул вакытта атмосфера фронты Татарстанның көнбатыш районнарына якын булачак. Төнлә һава температурасы +4кә.. +11 градус кадәр төшәчәк, көндез +18.. +23 һәм + 20..+25 градуска кадәр күтәреләчәк.

Җомга һәм шимбә көнне, 13-14 сентябрьдә, яңгырлар ихтималы артачак. Элеккечә җылы булачак: термометр баганалары төнлә +8гә кадәр төшәчәк..+13 градус, ә көндез һава +19 +25градуска кадәр җылыначак. «Татар-информ»МА хәбәр итә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: