Бөгелмә авазы

Үзәк китапхәнәдә язучы Гөлшат Зәйнашеваның иҗатын искә алу кичәсе узды

Чөнки язарга сәбәп тә,эшләгән эшләр дә сөйләрлек сүзләр дә бар. 26 .01.18 үзәк китапхәнәсенең татар теле бүлегендә язучы Гөлшат Зәйнашеваның иҗатын искә алдык. Ул тумышы белән Сарман якларында 1928, 13 январ да туган.Ул елларда туган кешеләрнең берсе дә бәхетле тормышта яшәмәгәндер, билгеле.Гөлшатны 2 яшендә ата-анасыннан аерылып ,бер туганында калырга мәҗбур...

Чөнки язарга сәбәп тә,эшләгән эшләр дә сөйләрлек сүзләр дә бар.

26 .01.18 үзәк китапхәнәсенең татар теле бүлегендә язучы Гөлшат Зәйнашеваның иҗатын искә алдык.

Ул тумышы белән Сарман якларында 1928, 13 январ да туган.Ул елларда туган кешеләрнең берсе дә бәхетле тормышта яшәмәгәндер, билгеле.Гөлшатны 2 яшендә ата-анасыннан аерылып ,бер туганында калырга мәҗбур булган.Тормыш юлын һәм куптән-куп җырларын искә алдык.

Аның күп җырларына көйне якташыбыз Зиннур Гибадуллин язган.

Мәсәлән, "Керкәле таулар","Ак пароход", "Күңелле ял итегез", "Туган як кичләре" һәм башкалар. Язсаң алар бик куп.

Г. Зәйнәшева бик күпкырлы язучы.Ул шаян җырлар да яза, пьеса дә, хикәяләр дә,һәм бик мәгънәле, уйланырлык шигырлар дә яза.

"Шаулый урман " дигән җырында күпме магънә.Көе дә уйландыра.Роберт Андреев көе. Уйлана белгән кешеләр мине аңлар. Менә мондый сүзләр бар бу җырда.

"Юлга ауган каен ,Кемнәр кискән?

Нинди даул, нинди җилләр искән?...

Ий! Шаулый, шаулый, урман.

Нигә шаулый икән, ни булган?

Юк, шауламый, ыңгыраша,

Ыңгыраша бу урман.

Ак каеннар ауган...Ауган нарат

Ята кебек алар күзгә карап.

Ниләр генә кылмый кеше кулы...

Кошлар оча, өзми бер яфрак та,

Хайран калып уйлым мин шул хакта

Урнәк ал син, кеше, кур гыйбрәтне

Кошлар саклый белә табигатьны"

Шулай ук шаян җырлары да, көлке язмалары да бик куп. Шуларның берсе "Әни белән кызы."Ничек сөйләшуләрен аз гына сәхнәләштереп Әлфия Нуриахметова һәм мин уйнап күрсәттек. Меня шулай .

Уйланабыз, сөйләшәбез,бер кемнең дә күңеле буш тугел.Бу очрашу дан тәм табып таралыштык.

Бадъян чәчәк Миннахмат кызы.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: