Бөгелмә авазы

Журналист булу җиңелме?

Эшем төшеп, Бөгелмәгә барганда үземнең яраткан газетам - "Бөгелмә авазы" редакциясенә керми калганым юк. Биредә үз эшенә чын күңелдән бирелгән егетләр һәм кызлар эшли. Редакциягә килгән һәркемне ачык йөз белән каршы алалар, йөрәкләргә үтәрлек итеп, ягымлы сөйләшәләр, беркемне дә игътибарсыз калдырмыйлар. Мәрзия ЗАРИПОВА, җәмәгатьчелек хәбәрчесе. Карабаш бистәсе. Кайсы телефоннан шылтыра-тучыны...

Эшем төшеп, Бөгелмәгә барганда үземнең яраткан газетам - "Бөгелмә авазы" редакциясенә керми калганым юк. Биредә үз эшенә чын күңелдән бирелгән егетләр һәм кызлар эшли. Редакциягә килгән һәркемне ачык йөз белән каршы алалар, йөрәкләргә үтәрлек итеп, ягымлы сөйләшәләр, беркемне дә игътибарсыз калдырмыйлар.

Мәрзия ЗАРИПОВА,
җәмәгатьчелек хәбәрчесе.
Карабаш бистәсе.


Кайсы телефоннан шылтыра-тучыны юата, аңа киңәшләрен бирә, проблеманы чишү юлларын хәл итәргә алына, икенче берсе исә шә-һәрдә һәм районда үтүче чарага ашыга, чөнки хәбәрчегә һәр нәрсәдән хәбәрдар булырга, бу турыда газета укучыга да үзвакытында җиткерергә кирәк. Өченчеләре чыгачак газетаны матурлау белән мәшгуль. Кыскасы, бал кортлары кебек, бер дә тик тормыйлар алар.
Ә без - газета укучылар, аңа язып торучылар нәрсә турында уйлыйбыз, шуны язып җибәрәбез. Безнең кыек-мыек хәрефләр белән язылган язмаларны танырга, кеше укырлык, аңларлык итеп кысасына кертергә, матурларга, рус телендә килгәннәрен тәрҗемә итәргә кирәк. Менә нәрсәләр белән шөгыльләнә безнең "Бөгелмә авазы" хезмәткәрләре. Авыр һәм бик тә җаваплы аларның эшләре дигән нәтиҗә ясыйм мин.
Бүгенге көндә табибларга, укытучыларга, балалар бакчаларында эшләүчеләргә хезмәт хакларын бераз арттырдылар, Аллаһка шөкер. Ә менә шәһәрдә һәм районда бармак белән санарлык аз булган журналистлар турында хөкүмәтебез нигә бер дә кайгыртмый икән? Тиеннәргә эшлиләр бит алар. Әле редакция ур-нашкан бинаны күрсәгез, котыгыз очар, менә-менә ишеләм дип тора ул, Алла сакласын.
Уйлап кына карагыз, кем безнең - газета укучыларның җанын дәвалый, тәрбия бирә, яхшылыкка өнди, рухыбызны күтәрә, проблемаларны чишү-дә ярдәм итә? Боларның барысы да - журналист хезмәте. Түземле дә, белемле дә алар. Рәхмәт сезнең барыгызга да.

Редакциядән. Рәхмәт ишетүе
бик рәхәт икән. Безгә булган игътибарыгыз һәм ихтирамыгыз өчен үзегезгә рәхмәт, Мәрзия апа.
"Бөгелмә авазы" газетасына кил-гәндә, үзегез дә күрәсез, газетабыз-ның күләме артты. Димәк, сезгә укырга, фикер алышырга мәйдан киңәйде. Газета, анда чыккан язма-мәкаләләр турындагы фикерләрегезне телефоннан шылтыратып әйтә, яисә язып җибәрә аласыз. Сезнең файдалы киңәшләр, көн кадагына суга торган актуаль язмаларыгыз безгә алдагы планнарны тормышка ашыруда, газетаның дәрәҗәсен күтәрүдә ярдәм итә.
Киләчәктә дә бергә булу мәсь-әләсендә, почта хезмәте икенче яртыеллыкка бәяләрне шактый арттыра, ә димәк, газета-жур-налларга язылу хаклары күтә-реләчәк. Шуңа күрә "Бөгелмә авазы" белән бергә булырга теләгәннәр, элекке бәяләрдән газетага язылып калырга ашыгыгыз. Әлегә андый мөмкинлек бар!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: