Бөгелмә авазы

Үзенчәлекле дөнья, үзенчәлекле затлар

"Үзәкләштерелгән район клублар ситемасы" Күчмә мәдәни үзәк коллективы, декабрь аенда билгеләп үтелә торган Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, хәйрия акциясе уздырдылар. Россиядә Экология елы төгәлләнеп килү уңаеннан, Бөтендөнья халыкара йорт хайваннары көнендә Бөгелмәдәге I һәм II төр интернат-мәктәптә укучылар белән кызыклы очрашу булып узды. Анда сүз йорт хайваннары турында барды. Чараны оештыручылар...

"Үзәкләштерелгән район клублар ситемасы" Күчмә мәдәни үзәк коллективы, декабрь аенда билгеләп үтелә торган Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, хәйрия акциясе уздырдылар.

Россиядә Экология елы төгәлләнеп килү уңаеннан, Бөтендөнья халыкара йорт хайваннары көнендә Бөгелмәдәге I һәм II төр интернат-мәктәптә укучылар белән кызыклы очрашу булып узды. Анда сүз йорт хайваннары турында барды. Чараны оештыручылар истәлеккә мәктәпнең "Тере почмагына" әкәм-төкәм бүләк иттеләр. Аннары "Тайная жизнь домашних животных" дигән анимацион фильм күрсәтелде. Балалар әлег очрашуда бик тәэсирләнделәр, аларга ошады. Аңлашу-аралашу тагын да тулырак булсын өчен чарада сурдо-тәрҗемәче эшләде.

Тагын берничә көннән Күчмә мәдәни үзәк коллективы "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгенә барды. Анда балалар һәм аларның ата-аналары өчен физкультура минутлары оештырылды, бик кызыклы әңгәмә узды һәм ахырдан шулай ук фильм күрсәтелде. Совет чорының бик мавыктыргыч әсәре "Храбрый заяц" мультфильм-әкияте үзенчәлекле балаларда караңгыдан, бүлмәдә берүзең калудан курку кебек хисләрдән арынырга ярдәм итә. Ә тагын балалар бу очрашу истәлеге итеп, бүләкләр алды.

Эльвира НУРГАЛИЕВА,

Күчмә мәдәни үзәк методисты.

Наталья Маликова фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: