Бөгелмә авазы

Үзебезнеке үзәктә булсын

Бал үзе ипи, сөт кебек көн дә кирәк була торган продукт саналмый, шуңа күрә дә аның бәясен арттыру шунда ук алучылар саны кимүгә китерә.

Евгений ПЕТРЯКОВ.
Бөгелмә шәһәре.

2012 елда һава шартлары безнең Бөгелмә районында әлеге продуктны җитештерү өчен уңай килде. Күп кенә умартачылар мул уңыш алдылар. Кайберәүләр хәтта балны вакытында аертып өлгерә алмады, нәтиҗәдә, аның сыйфаты да яхшы булды. Бал күп булгач, аны сатып, үзебезнең умартачылар файдасын да нык күрерләр кебек иде, әмма, читтән китереп сатучылар да күп булу сәбәпле, балның бәяләре төште.

Реклама

Күп кенә кеше балны никадәр иртәрәк алсаң, шулкадәр сыйфатлырак була дип саный. Әмма бу ялгыш фикер. Нектар чын бал булып җитлексен өчен аның ферментлашу һәм өлгерү этапларын узасы бар әле.

Бөгелмәдә умартачылык шактый тәвәккәллек сорый торган шөгыль санала, чөнки географик торыш - калкулыкта урнашкан булуыбыз хәтта күрше Әлмәт районындагы белән генә чагыштырганда да эшләрне икешәр атна чамасы соңракка күчерә. Бөгелмә районында иң "баллы" чор юкә һәм кандала үләне чәчкә аткан чорга туры килә. Димәк, балны без чама белән август башларында гына күрә башларга тиешбез кебек. Әмма күршеләр безгә аны июль башларында ук алып килә. Оренбург, Самара өлкәләре күпләп көнбагыш үстерә, төп бал чыганагы да шулар, ә бу культура июль ахырларында, август башларында әле чәчәк кенә ата. Димәк, алар безгә я узган елдан калган балны эретеп алып киләләр, я ялган бал саталар булып чыга. Бәясе арзан дип, күпләр аны кызыгып ала, документларын да сорап тормый. Товарның сыйфатсыз икәнен белгән вакытта сатучылардан инде җилләр искән - табарлык булмый.

Менә шуңа күрә дә мин якташларымны балны бары тик Бөгелмә умартачыларыннан гына алырга өндим. Алар начар сыйфатлы продукт тәкъдим итә алмыйлар. Чөнки алай эшләсә, бердән, абруе төшә (алдагы елларда сатып алучысын югалту ихтималы зур), икенчедән, сатучыны эзләп табу кыен булмаячак. Өстәвенә, шунысы да мөһим: безнең Татарстан балының сыйфаты көньяк төбәкләрдә җитештерелгән балныкыннан өстенрәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: