Бөгелмә авазы

Үзебез утырган ботакка балта чапмыйк!

Хөрмәтле редакция! Күптәннән үзебезнең район газетасына язганым булмаса да, соңгы вакытларда күңелемдә йөргән уй-хисләрем кулыма каләм алырга мәҗбүр итте. Дөресрәге, эш буенча, яисә башкача аралашырга туры килгән ке-шеләр белән сөйләшкәннән соң, кайберләренә мөнәсәбәттә ачуым эчемә сыймыйча, тышка бәреп чыга башлады. Сүзем - үзебезнең "Бөгел-мә авазы" газетасына язылу турында.

Башка төбәкләрдә ничектер, ә менә бездә гаҗәп хәл. "Мин - татар! Татар телендә сөйләшәм, балаларыма да өйрәтәм... Телне бетермик, әйдәгез аны күтәрик!.." - дип йөрүчеләр дә, халык алдында чыгыш ясаучылар да шактый. Ярый, бик әйбәт, туган телебезне киләчәк буыннарга тапшыру - безнең беренчел һәм изге бурычыбыз. Тик менә шундыйлар арасында лаф орып кына йөрүчеләр, үзләре бу эштә кыл да кыймылдатмый торганнар да бар. Ә син үзең шәһәребездә татар телендә чыгып килә торган, бөтен шәһәребез һәм районыбыз хәбәрләрен үзенә сыйдырган бердәнбер газетабызны өеңә алдырасыңмы соң? Аны кайчан соңгы тапкыр актарып караганың булды? (Җентекләп укып чыкканың дип сорамыйм да инде). Гаиләң бу газетаны укыймы? Юк шул, чөнки син үзең үк икенче бер җирдә: "Анда укырлык нәрсә бар? Мин рус басмасын гына укыйм", - дип сөйләп йөрисең. Ай-һай, мондый икейөзлелек белән милләтпәрвәр кешеләр тәрбияләп булыр микән!? Бу бит наданлык! Яхшымы, начармы, бу безнең җирлектә чыга торган, безнең көнкүрешебезне яктырта торган газета! Сиңа кайсыдыр ягы белән ошамый икән - ярдәм ит, киңәшеңне әйт, башка районнар көнләшерлек, республикада мактап телгә алырлык булсын. (Гәрчә, газетабызның эчтәлеге моңа мохтаҗ булмаса да).

Үзеңдә телебезгә карата патриотик хисләр бар, үз ана телем белән горурланам дип уйлыйсың икән, бар яклап та шундый бул, үзеңә хыянәт итмә! Шунда сиңа ышанырлар һәм башкалар да калышмас, сиңа иярерләр. Бер төрле сөйләп, икенче төрле эшләүдән ни мәгънә? Бер урында таптанып торудан ары китеп булмас, ә иң мөһиме: кеше көлдерүдән генә түгел, үзебездән үзебез көлүдән дә тыелыйк инде бераз.

Реклама

Тагын шунысы мәзәк: шундый ук кеше газетада берәр туганының, танышының фотосурәте, аның турындагы язмасы чыкканын белсә, ишетсә, теге "начар, укырлыгы булмаган" "Бөгелмә авазы"ның кирәкле санын күчереп алыр өчен китапханәгә, я булмаса башка җиргә эзләп килә, хәтта редакциянең үзенә үк барып җитә...

Язмам белән әгәр кемне дә булса рәнҗеткәнмен икән, гафу итегез, зинһар. Мин бары тик үз күзәтүләремне, ишеткәннәремне генә җиткердем. Мине иң борчыганы - безнең икейөзлелекне балаларыбызның күреп үсүе. Үзебез утырган ботакны үзебез кисәбез түгелме?! Шуны гына да чамаларлык башың булмаса, кайчакта дәшми калсаң да ярыйдыр, минемчә.
(Исем-фамилиям редакция өчен генә).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: