Бөгелмә авазы

Үзе бер дөнья ул

Татарстан Республикасы Президенты 2018 елны Татарстан Республикасында Лев Толстой елы дип игълан итү турында Указга кул куйды. Иң танылган рус язучыларыннан берсе, тирән фикер иясе, Севастополь оборонасында катнашкан кеше, мәгърифәтче, публицист, дин эшлеклесе Лев Николаевич Толстойның тууына быел 190 ел тула. Бу уңайдан үзәк китапханәнең уку залында шәһәрдәшләр һәм барлык...

Татарстан Республикасы Президенты 2018 елны Татарстан Республикасында Лев Толстой елы дип игълан итү турында Указга кул куйды. Иң танылган рус язучыларыннан берсе, тирән фикер иясе, Севастополь оборонасында катнашкан кеше, мәгърифәтче, публицист, дин эшлеклесе Лев Николаевич Толстойның тууына быел 190 ел тула. Бу уңайдан үзәк китапханәнең уку залында шәһәрдәшләр һәм барлык кунаклар өчен ел дәвамында "Толстой - үзе бер дөнья ул" дигән күргәзмә эшләячәк.

Толстой Герцен, народниклар, социалистлар белән аралашкан, декабристлар язмышын яхшы белгән. Самодержавиегә каршы идея көрәшчеләре аның әдәби әсәрләренең прототиплары булып торган. Публицистикасында исә Лев Николаевич көч куллануны алга сөрүче революционерлар белән җитди бәхәсләшкән.

Дөрес, Лев Николаевич Толстой патша властен, революциягә кадәрге Россияне большевикларны тәнкыйтьләгәнгә караганда да ныграк тәнкыйтьләгән, әмма кораллы революция тормышны берничек тә уңай якка үзгәртә алмаячак дип инанган булган, көчләүләр бернинди яхшылыкка да илтмәячәк дип санаган.

Бүгенге замандашларыбыз, бездән элгәреләр кебек үк: "Л. Толстой күрсәткән юлдан киткән булса, рус җәмгыяте нинди үсеш алган булыр иде икән?" - дип баш ваталар. Кем хаклы: язучымы, аның тәнкыйтьчеләреме?

Ничек кенә булмасын, Л.Н. толстой революциянең генә түгел, ә тарихи һәм бүгенге тормышның көзгесе булып кала бирә. Әдәби әсәрләрендә дә, публицистик мәкаләләрендә дә, ачыктан-ачык сөйләшүләр вакытында да ул ялганны, рәхимсезлекне, хакимлек итүче режимның таркала баруын, шулай ук революционерларны да тәнкыйть иткән. Соңгыларын - вакыйгаларга идеаллаштырып караган, социаль шартлаулар вакытында бик күпләп барлыкка килә торган көчләүләрне аклаган өчен.

Бөек язучы бары тик дини һәм рухи тәрбия ярдәмендә даими тәрбия эше алып бару гына кешелекне яхшылыкка илтә һәм кешеләргә чын азатлык бирә ала дип санаган. Кешелекнең киләчәген бөек язучы, акыл иясе сугышларсыз, революцияләрсез, ә иң мөһиме - кешеләрнең бер-берсе тарафыннан көчләүләрсез, җәберләүләрсез итеп күрергә омтылган. Бу - бөек Толстойның бар җиһан халкына мөрәҗәгате, ишеттерергә теләгән җан авазы. Буген бу фикерне ишетү бигрәк тә кирәк.

Светлана КЛЕЦОВА,
"Җирлекара үзәк китапханә" бюджет учреждениесе үзәк китапханәсенең уку залында әйдәп баручы китапханәче.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: