Бөгелмә авазы

Үз заманының улы

9 декабрьдә илебез Ватан каһарманнары көнен билгеләп үтте. Бу уңайдан Сугышлы авылы клубында - Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин музей-йортында Иске Исаково авылы башлангыч мәктәбе укучылары өчен "Үз заманының улы" дигән темага экскурсия узды. Чара барышында балалар герой якташыбызның тормыш юлы, сугышта күрсәткән үлемсез батырлыгы турында экскурсовод сөйләгәннәрне игътибар белән...

9 декабрьдә илебез Ватан каһарманнары көнен билгеләп үтте. Бу уңайдан Сугышлы авылы клубында - Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин музей-йортында Иске Исаково авылы башлангыч мәктәбе укучылары өчен "Үз заманының улы" дигән темага экскурсия узды.

Чара барышында балалар герой якташыбызның тормыш юлы, сугышта күрсәткән үлемсез батырлыгы турында экскурсовод сөйләгәннәрне игътибар белән тыңладылар, алай гына да түгел, үзләре дә сөйләүче роленә кереп карадылар. Айгөл Сәлимҗанова, мәсәлән, стендта карт бабасының фотосурәтен күрсәтеп, аның Газинур Гафиятуллинның икетуган абыйсы икәнлеген әйтте. Ә Рамил Гатауллин музей-йортка бүләк ителгән гильза турында әйтеп үтте. Аны сугышта хәбәрсез югалган туганнарының каберен зиярәт кылырга баргач, Польшадан алып кайткан булганнар.

Экскурсиядән соң балалар Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин бюстына чәчәкләр куйдылар.

Зәфирә ИДИЯТУЛЛИНА,
Сугышлы клубы мөдире.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: