Бөгелмә авазы

Үз ихтыяры белән агуланучылар

Бүгенге көндә дөньяда тәмәке тартучылар саны миллиардтан артып китә диләр, ягъни Җир шарында яшәүче бар халыкның өчтән бере тәмәке төтәтә дигән сүз бу. Тәмәкегә хирыслык кешенең яшенә дә, җенесенә дә карап тормый: олыга да, кечегә дә, ир-атка да, хатын-кызга да хас нәрсә.

Светлана ФӘХРИЕВА,
"Бөгелмә районы үзәк хастаханәсе" дәүләт дәвалау учреждениесе
матбугат хезмәткәре.
Ә.Шәвәлиева тәфсирендә.


Статистика мәгълүматларына караганда, Россиядә ир затларының - 70, хатын-кызларның 14 проценты тарта. Ә инде балаларның һәм яшүсмерләрнең тәмәкегә ияләшүе дәүләт күләмендә борчый торган зур проблемага әйләнеп бара. Малайлар тәмәкене беренче тапкыр чама белән - 10, кыз балалар исә 12 яшьләрдә татып карый икән. Иң ая-нычы шул, белгечләр әйтүенчә, Россия-дә хәзер урта белем бирү мәктәпләрен-дә укучы һәр ун баланың берсе тәмәкегә ныклап ияләшкән һәм, тәмәке тарту нәтиҗәсендә, сәламәтлеге какшап, чиргә сабышкан инде.

Бөгелмәдәге Сәламәтлек үзәгендә тәмәке тартучыларны "смоколайзер" дип атала торган махсус аппарат ярдәмендә ачыклап була. Хәер, төтен суыручы кеше сулап чыгарган һавадагы ис газы микъдарының күплегеннән кешенең тәмәке тартучы икәнен болай да тиз аерып була. Шулай да башта кешенең ни дәрәҗәдә дөрес сөйләвенә тест уздырыла, аннары инде аны аппарат ярдәмендә тикшерәләр.

Реклама

Узган елда шул ук Сәламәтлек үзәгендә 4518 кеше тикшеренү узган иде, шуларның 314е тәмәке тартмыйча яши алмый торган көчле тәмәкечеләр булып чыкты. Агымдагы 2012 елда смоколайзерда тест узган 1512 кеше арасыннан 213енең тәмәке тарта икәнлеге ачыкланды. Биредә тикшерү узган һәрбер кешегә тәмәкене ничек ташларга дигән сорауга җентекле һәм файдалы киңәшләр бирелә.

Табиблар андыйларның тәмәкедән тиз генә арына алмасалар да, һичьюгы, тәмәкенең зарары турында ныклап уйлана башлавына өмет итәләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: