Бөгелмә авазы

“ЮВТ АЭРО”га – 3 яшь!

Беренче рейс Бөгелмәдән Мәскәүгә булды.

Моннан өч ел элек Россия авиация базарында “ЮВТ АЭРО” дигән яңа компания пәйда булган иде. 2015 елның 17 июлендә шушы исем астында беренче коммерцияле очыш башкарылды. Авиакомпания паркында ул вакытта Канаданың “Bombardier” компаниясендә эшләнгән 3 “CRJ 200” очкычы бар иде. Ә беренче рейс Бөгелмәдән Мәскәүгә булды.

Узган өч ел эчендә  авиакомпнаия танылган транспорт оешмасына әйләнде: 17 629 очыш башкарды, 589 меңнән артык пассажирга кирәк җиренә барып җитәргә булышты. Бүгенге көндә флотта җиде CRJ 200” очкычы, “Bell 429” һәм “Robinson 66” боралаклары (вертолётлары) бар.

Очыш географиясе Россия Федерациясенең 30дан артык шәһәрен үз эченә алган, ел дәвамында иң популяр туристлык маршрутлары буенча 10 юнәлештә очулар да башкарыла. “ЮВТ АЭРО” 64 юнәлештә оча, шуларның 20се – Казанга. Быел 16 июньдә Казан, Уфа һәм Пермьнән Батумига халыкара рейс та ачылды.

Самолётларның тышкы күренеше дә Россия аэропортларында аерылып тора – үз йөзе бар. Авиакомпнаиядә югары квалификацияле пилотлар, бортпроводниклар эшли. Татарстандагы һәр аэропортта аның Россия һәм халыкара стандартларга туры килә торган үз техник базасы бар. Нәтиҗәдә, “ЮВТ АЭРО” очышларның куркынычсызлыгын  Россиянең әйдәп баручы авиакомпанияләре дәрәҗәсендә тәэмин итә.

Авиакомпания өч ел эчендә  Мәскәүнең “Домодедово” аэропорты уздыра һәм ай саен йомгак ясый торган  “Иң пунктуаль  авиакомпанияләр” бәйгесендә 27 тапкыр лидерлык яулады.

Татарстан авиациясе тарихында беренче тапкыр буларак, “ЮВТ АЭРО” 2017 елның май аенда кулдашы – “Bombardier Aerospace” җитештерүчесеннән Европа төбәгендә иң ышанычлы авиа компания буларак, югары халыкара бүләккә лаек булды. Әлеге вакыйгага багышланган тантана Мюнхен шәһәрендә 56 авиакомпания катнашында узган Европа авиафорумында үтте.

Өч ел – компания өчен күп вакыт түгел. Әмма шул кыска гына вакыт эчендә дә “ЮВТ АЭРО”ның күркәм эшләре бихисап инде. Ә алда башкарасы эшләр – тагын да күбрәк. Планда – һава судноларының паркын киңәйтү, яңа юнәлешләрдә, шул исәптән, халыкара маршрутлар ачу.  

“ЮВТ АЭРО” компаниясе матбугат хезмәте.

Илья Силищев фотосы.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: