Бөгелмә авазы

Юл газабы гүр газабы булмасын

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, октябрь аеның 18 көнендә республикабыз юлларында барлыгы 273 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 20 кешенең гомере өзелгән, 299 кеше имгәнгән, тән җәрәхәтләре алган. Вакыйгаларның 128е Казан шәһәрендә теркәлгән, аларында 2 кеше үлгән, имгәнүчеләр, тән җәрәхәтләре алучылар - 138. 18 октябрьдә Татарстанда исерек...

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, октябрь аеның 18 көнендә республикабыз юлларында барлыгы 273 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 20 кешенең гомере өзелгән, 299 кеше имгәнгән, тән җәрәхәтләре алган. Вакыйгаларның 128е Казан шәһәрендә теркәлгән, аларында 2 кеше үлгән, имгәнүчеләр, тән җәрәхәтләре алучылар - 138.

18 октябрьдә Татарстанда исерек килеш рульгә утыруның - 16, каршы хәрәкәт юлына чыгуның - 33, балаларны тиешле җайланмаларсыз йөртүнең - 38, куркынычсызлык каешын эләктермәүнең 277 очрагы теркәлгән.

Юлларда берүк уяу йөрегез, хәрәкәт итү кагыйдәләрен төгәл үтәгез! Хәерле юллар сезгә!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: