Бөгелмә авазы

ЮХИДИ Бөгелмәләрне юлда сак булырга өнди

Ни өчен яз кыштан куркынычрак? "Куркынычсызлык фаразы" кампаниясен оештыручылар язгы юлларның кышкысыннан ни өчен куркынычрак һәм мәкерлерәк булуының 8 сәбәбен күрсәтә. Һава торышының юлдагы вәзгыятькә ни дәрәҗәдә йогынты ясавын өйрәнүгә һәм кисәтүгә кагылышлы бу проект Россия автостраховщиклар берлеге һәм Россия Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе инициативасы белән оештырыла. 1. Яз...

Ни өчен яз кыштан куркынычрак?

 

"Куркынычсызлык фаразы" кампаниясен оештыручылар язгы юлларның кышкысыннан ни өчен куркынычрак һәм мәкерлерәк булуының 8 сәбәбен күрсәтә. Һава торышының юлдагы вәзгыятькә ни дәрәҗәдә йогынты ясавын өйрәнүгә һәм кисәтүгә кагылышлы бу проект Россия автостраховщиклар берлеге һәм Россия Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе инициативасы белән оештырыла.

1. Яз көне транспорт хуҗаларында "Шумахер синдромы" уяна. Әмма тизлекне арттырырга яратучыларны: легендар шәхес булсынмы ул, гади гражданинмы - ахыр чиктә ни көткәне мәгълүм. Кыш көне сак йөрергә күнеккән идегезме - шул стильне алыштырырга ашыкмагыз!
2. Яз көне чирләр аза, хәтта яшь кешене дә йокы баса, кан басымы "сикерергә" мөмкин, арыганлык сизелә... Юлдагы һәр өченче кешедә генә бу билгеләр сизелә дип санасак та, гомуми хәрәкәттә моның тәэсире нинди икәнне күз алдына китерү бик җиңел.
3. Салкын кыштан соң ачылган юлларның торышы яхшыдан түгел: ярылган, чатнаган урыннар, чокыр-чакырлар - барысы да язын күренә. Юлларда игътибарлырак булыгыз!
4. Ә юлда бу чорда игътибарлы булу икеләтә кыен: кояш күзне чагылдыра, пычрак чәчрәп, пыяла аша күрү мөмкинлеген киметә. Уяулыкны югалтмагыз!
5. Мотоциклчылар, велосипедлылар һәм машинасында җылы вакытта гына йөрергә чыгучы "умырзая"лар сездән икеләтә уяулык таләп итә. Юлда транспорт саны арта, ә димәк, өстәмә кыенлыклар туа дигән сүз.
6. Җәйге резинага күчүне вакытында эшләргә кирәк. Шулай да бу эштә ашыгырга киңәш ителми.
7. Язын руль артындагылар дистанцияне кыскарта төшәргә яраталар, шулай уңайлы кебек тоялар. Юкка...
8. Юлда җәяүлеләр, шул исәптән балалар саны арта. Алар да, руль артындагылар кебек, язгы матур көндә бернинди яманлык та була алмый дигән ялгыш карашта булалар...
Сүз соңында машина йөртүчеләргә бер киңәш: хөрмәтле юлчылар, ашыкмагыз, игътибарлы булыгыз, витаминнар кабул итегез, юлда җәяүлеләр һәм ике тәгәрмәчле транспортта йөрүчеләр дә барлыгын истән чыгармагыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: