Бөгелмә авазы

Җырлап ачыла күңел...

"Туган җирдә җырлап яшәү күңелле", - дип, Зелёная Роща авыл мәдәният йорты үзешчәннәре шундый рухи байлыкны Яңа Александровка авылында яшәүчеләр белән дә уртаклашырга булды. Концерт бик күтәренке рухта үтте: моңлы, шаян-күңелле җырлар тамашачыларны бер уйландырды, бер көлдерде. Халкыбызның күңел төшенкелегенә бирелү кебек яман сыйфатларга бирешмәвенә дәлил итеп, берсеннән-берсе шаян чыгышлар...

"Туган җирдә җырлап яшәү күңелле", - дип, Зелёная Роща авыл мәдәният йорты үзешчәннәре шундый рухи байлыкны Яңа Александровка авылында яшәүчеләр белән дә уртаклашырга булды.

Концерт бик күтәренке рухта үтте: моңлы, шаян-күңелле җырлар тамашачыларны бер уйландырды, бер көлдерде. Халкыбызның күңел төшенкелегенә бирелү кебек яман сыйфатларга бирешмәвенә дәлил итеп, берсеннән-берсе шаян чыгышлар һәркемне елмаерга, рәхәтләнеп, дөньяларын онытып ял итәргә мөмкинлек бирде. Кунак-артистларга булган мөнәсәбәтен тамашачылар алкышлар һәм шат елмаюлы "Рәхмәт! Афәрин!" сүзләре белән белдерде.

Ольга БОРОДИНА,

Мәдәният йорты мөдире.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: