Бөгелмә авазы

Җылыны вакытында бирергә!

ТР Хөкүмәт йортында коммуналь хезмәт күрсәтүчеләрнең энергия өчен бурычлары һәм яңа җылыту сезонына әзерлек мәсьәләләре тикшерелде. Киңәшмәне ТР Премьер-министр Илдар Халиков алып барды.

Марина КОЛЕСНИКОВА,
хакимиятнең матбугат хезмәте җитәкчесе.

Кулланылган электр энергиясе, газ һәм җылылык өчен бурычлар мәсьәләсе, кагыйдә буларак, традицион һәм иң авыр проблемалар санала. Бүген Татарстанда яшәүчеләрнең өйләренә җылы бирү - көн кадагында торган иң кискен сорау. Чиновниклар еш кына һава температурасы берничә көн дәвамында түбән торганда гына җылы бирелергә тиешлекне раслаучы ниндидер норматив документлар булуына "аркаланалар". Хөкүмәт башлыгы бернинди дә бюрократик документларга карамаска, ә эшне җиренә җиткереп, тиешенчә башкарырга һәм өйләргә җылыны да вакытында бирергә кирәклеген ассызыклады.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Фәйзуллин торак-коммуналь хуҗалыгы оешмаларының 2012 елның 1 сентябренә кулланылган электр энергиясе өчен 144,4 миллион сум бурычлары булуын әйтеп узды. Шуларның 90 миллион сумы - электән үк "тагылып килгән" бурычлар. 2012 елда газ өчен түләүләргә бәйле хәлләрнең аннан алдагы ел белән чагыштырганда яхшыра төшкәнен дә әйтеп узды министр.

Реклама

"Бөгелмә ПТС" җәмгыяте баш инженеры В.Наумов үз чыгышында Бөгелмәдә газ өчен бурычларның узган елдагыдан шактый кимегәнен аңлатты. Бүгенге көндә кулланган газ өчен халыкның 99,6 проценты вакытында түләп бара.

Үзәктән җылытыла торган йортлар-ның эчке системасын тикшерү барышы, ягу сезонына әзерлек паспортлары хакында ТР Дәүләт торак инспекциясе начальнигы С.Крайнов сөйләде. Татарстанда 1353 йортта әле гидравлик сынаулар уздырылмаган. Бөгелмәдә йортларның 84 проценты җылы бирүгә әзерлек паспорты алган инде. Калган йортларда эчке системаны тикшерү бара, атна ахырына ул эш төгәлләнәчәк.

2012 елның 1 июленнән торак-коммуналь хезмәтләргә түләү узган елдагыдан 6 процентка артты. Тарифларга һәм түләүләргә бәйле рәвештә туып торган сорауларга аңлатмалар бирү өчен район башлыгы И.Касыймов идарәче компанияләргә халык белән ешрак очрашып, аралашырга кушты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: