Бөгелмә авазы

Язылыгыз, языгыз, бөгелмәлеләр!

"Хат башы, яз каршы. Исәнмесез, минем кадерлеләрем… барыгызга да күптин-күп, чуктин-чук сәламнәрем барып җитсен…" Өлкәннәребез хәтерлидер әле, гаиләгә, якыннарга язылган хат, гадәттә, нәкъ менә шушы сүзләрдән башланган элек. Гомер-гомергә туганнар, дуслар үзара хат язышкан, бу - аралашуның төп формасы булган. Белемле кешеләр бик булмаганда, бигрәк тә авылларда укый-яза белүче кешегә...

"Хат башы, яз каршы. Исәнмесез, минем кадерлеләрем… барыгызга да күптин-күп, чуктин-чук сәламнәрем барып җитсен…" Өлкәннәребез хәтерлидер әле, гаиләгә, якыннарга язылган хат, гадәттә, нәкъ менә шушы сүзләрдән башланган элек. Гомер-гомергә туганнар, дуслар үзара хат язышкан, бу - аралашуның төп формасы булган. Белемле кешеләр бик булмаганда, бигрәк тә авылларда укый-яза белүче кешегә халык чират торып яздырган якыннарына хат-хәбәрен. Шуңа күрә дә барлык хатлар да әлеге дә баягы "чуктин-чук…"лардан башланып киткәндер дә инде.

Хат кеше тормышында зур роль уйный. Ул еш кына кычкырып әйтә алмаган сүзләрне үзенә сыйдыра, кирәк чакта гафу үтенергә дә мөмкинлек бирә. Ә иң әһәмиятлесе: хатлар - тере шаһит, үткән еллар хатирәсе. Күпләр якыннары хатын кадерләп саклый.Һәр гаиләдә дип әйтерлек өчпочмаклы фронт хатлары саклана. Күңелгә якын таныш хәрефләр белән кадерле сүзләр язылган саргайган бу кәгазь битләре кеше күңелен һәрвакыт дулкынландыра. Сугыш кырыннан җибәрелгән солдат хатында якыннарына күпме мәхәббәт җылысы, туган якны сагыну хисләре сыйган. Алар сугыш чоры символы гына түгел, ә бүгенге яшь буын өчен гаиләнең үткәненә юл башы, буыннар чылбыры. Шуңа, бу кадерле истәлекне киләчәк өчен сакларга кирәк.

Хәтерлим әле, сеңлем 10 нчы сыйныфны тәмамлагач, авылыбыздагы хат ташучы авырып киткәндә бераз почтальонка булып эшләп алды. Һәр көнне диярлек сумкасы тулы - газета-журнал, хатлар, открыткалар, караңгы төшкәнче тарата иде ул аларны.

Ә бүген нәрсә? Иртәдән кичкә кадәр күпләребезнең кулында телефон, ә бит якыннарың белән телефон аша гына аралашу аз. Телефон аша без, гадәттә, мәгълүмат кына бирәбез. Ә хисләр, җылы сүзләр әйтелми кала, әйтелсә дә, тиз онытыла. Аларны бары тик хатлар аша гына җиткерергә, аннары кат-кат укып юанырга мөмкин. Әйе, хат язарга, бөтен барлыгың белән ашыкмыйча, озак итеп уйлап, иң якын кешеңә иң җылы хисләреңне белдерүгә ни җитә?! Хатлар һәм открыткалар - мәңгелек истәлек. Гомумән, хат язышу - бик кызыклы шөгыль ул.Хат яза белү ул - аралашу культурасы да. Хатлар якыннарга гына түгел, газета-журналларга да языла. Укучы хатларыннан башка газетаны күз алдына да китерү мөмкин түгел.

Мин үзем "Бөгелмә авазы"ның хатлар бүлеген җитәкләүче буларак, бөтен җаваплылыкны алып, шуны әйтә алам: газета җәмәгатьчелек авторларысыз, газета була алмый, чөнки элемтә ике яклы булырга тиеш.Шәһәрнекеме ул, авыл кешесеме, шатлыгы беләр дә, кайгы-хәсрәте белән дә газета белән уртаклаша, ул шуның белән ниндидер җиңеллек ала үзенә. Монысы беренчедән, Икенчедән, газета хезмәткәрләре проблемаларны чишүдә дә ярдәм итә, шулай бит?! Тикмәгә генә матбугатны "четвертая власть" димәгәннәр инде (шунысы кызганыч, бүген бу гыйбарәне оныттылар бугай).

Өченчедән, "Бөгелмә авазы" газетасы талантлы, яшәешебезнең барлык өлкәләреннән дә хәбәрдар булган җирле җәмәгатьчелек хәбәрчеләренә үтә бай. Алар турында мөмкинлек булган саен әйтеп үтәргә яратам, чөнки үземнең эшне алардан башка күз алдына китерә алмыйм мин. Журналист ничек кенә оператив эш итәргә тырышмасын, шәһәр-авыл тормышыннан, анда барган вакыйгалардан хәбәрдар була алмый, нәкъ менә шушы мәлдә безгә җәмәгатьчелек хәбәрчеләре ярдәмгә килә дә инде. Алардан килгән хатлар газета өчен чын бәйрәм - аларның безне онытмавыннан бер куансак, "свежий" хәбәр алганга икенче сөенәбез. Әйе, чынлап та, элеккечә безгә хат язалар әле. Конвертларда килә торганына бүген заманча электрон хатлар да өстәлде. Алары шәһәребездә һәм районда эшчәнлек алып баручы төрле оешма-учреждениеләрдән килә. Электрон почтага көненә 30га кадәр хәбәр килгән чаклар була. Аллага шөкер дибез, рәхмәт әйтәбез андыйларга. Чөнки нәкъ менә шул хәбәрләр аша муниципаль җирлегебездә, тәрбия эшчәнлегенең дисеңме, мәдәни, патриотик чаралар дисеңме, һәммәэшнең гөрләп барганын ачыктан ачык күрәбез.

Кәгазь конвертка салынган беренче хат белән хәзерге электрон почта арасында - тулы гасыр. Ә безнең тормышта алар янәшә, бер-берсен тулыландырып торалар. Түземсезлек белән телефон шылтыравын да, көн саен почта тартмасын ачып, конверттагы традицион хатны да бертигез көтәбез. Ни әйтсәң дә, хат кеше күңелен җылыта, яктырта, араларны якынайткан кебек була.

Әйдәгез, хөрмәтле газета укучыларыбыз, шатлыкларны бергә уртаклашу, проблемаларны бергә чишү өчен хатларыгызны редакциягә җибәреп торыгыз, Без дә, үз чиратыбызда, гади конвертта килгәнме ул, "электронка"дан җибәрелгәнме, алар белән һәрвакыт таныштырып барырбыз. Кыскасы, һәр йортка якты кояш, шатлык булып, сезнең хат-хәбәрләр белән тулы "Бөгелмә авазы" килеп торсын!

Иң изге теләкләр белән, һәрбарчагызга саулык-сәламәтлек теләп,

Әлфия МОСТАФИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: