Бөгелмә авазы

Яшьләргә юл ачык

"Политзавод - 2016" проектында яңа этап башланды. Аның кысаларында сөйләшүләр, әңгәмәләр һәм тренинглар уздырылачак.


Бүгенге көндә "Сәләт" яшьләр берләшмәсендә конкурс сайлап алуларын беренче 50 кеше үтте. Экспертлар активлыкка, ышандыра алу сәләтенә, лидерлык сыйфатларына һәм команда белән эшли белүгә бәя бирделәр. Проектка килгән яшьләрнең теләге - төпле-ныклы белем алып, киләчәктә сәясәтче карьерасы буенча күтәрелү. "Без Татарстаннан 18 яшьтән алып, 35 яшькә кадәр булган кешеләрдән 500гә якын заявка алдык, - ди "Единая Россия" партиясе башкарма комитеты җитәкчесе, "Политсовет - 2016" проекты җитәкчесе Андрей Кондратьев. - Беренче этаптан соң проектта барлыгы 100 кеше калачак. Менә аларның, проектның барлык этапларын уңышлы узсалар, Дәүләт Думасына сайлау праймеризларында катнашырга бөтен мөмкинлекләре дә булачак".
Экспертлар тарафыннан сайлап алынган 100 кеше күләмле белем бирү сессияләрендә, сүз көрәштерүләрдә (дебатларда), ачык дискуссияләрдә, шулай ук беренче ачык яшьләр праймеризларында катнашачак. Аларның нәтиҗәләре буенча проектның җиңүчеләре ачыкланачак. Җиңүчеләргә партия эчендәге праймеризларда катнашу мөмкинлеге биреләчәк, шул нәтиҗәләр буенча VII чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кан-дидат итеп теркәләчәкләр, шулай ук РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы депутатларының ярдәмчеләре итеп тәкъдим ителәчәкләр.
Ә беренче 100леккә керә алмаган яшьләр автомат рәвештә "Единая Россия" партиясенең башка проектларына, "Политзавод"ның мастерклассларына, сайлаучылар һәм күзә-түчеләр буларак, яшьләр праймеризларына чакыру алачак. "Һәр очракта да һәркемнең үз-үзен күрсәтә алу мөмкинлеге бар", - диләр проектны оештыручылар.
Моннан тыш, Татарстанда 2007 елдан бирле уздырылучы "Политзавод"- ның быел тәҗрибә рәвешендәге үзенчәлеге дә бар. "Киләсе язда Россиядә праймеризлар беренче тапкыр яңа типта - ачык модель буенча үтәчәк. "Политзавод"та тәҗрибә тибында кулланган яңалыкларны РФ Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында прайме-ризларда куллана алырбыз дип ышанам", - ди Андрей Кондратьев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: