Бөгелмә авазы

Яшә, яраткан газетам!

Кадерле милләттәшләрем, яратып көтеп ала һәм үз итеп укый торган газетабызга - "Бөгелмә авазы"на киләсе елның беренче яртысы өчен язылырга санаулы көннәр генә калды.

Назыймә ФӘТХУЛЛИНА,
"Мәгърифәт" клубы әгъзасы.
Бөгелмә шәһәре.

Реклама

Узган санда бирелгән таблицаны күреп, бик борчылдым, чөнки тираж әлегә бик аз. Шундый кыенлыклар белән ачылган басманың юкка чыгуына һич кенә дә юл куярга ярамый. "Ил төкерсә, күл була", - ди безнең халык. Шулай булгач, тырышырга, аның тиражын, кимендә, 2 мең итәргә омтылырга кирәк. Өлкән буын вәкилләре хәтерлидер әле, без - татар әби-апалары, фатирдан фатирга кереп дигәндәй, кешеләрне газетабызга язылырга өндәп йөрдек. Бәлки, бүген дә безгә, шәһәрдә эшчәнлек алып баручы иҗтимагый оешмалар әби-апалары җыйнаулашып, бу мөһим эшне кабат җәелдереп җибәрергә кирәктер?
"Бөгелмә авазы" затлы, санлы һәм бик тә зирәк газета бит, җәмәгать. Моның шулай икәнен исбатлыйсы да юк. Без барыбыз да аның белән шатлык-ларыбызны уртаклашабыз, газета аша бер-беребезне истәлекле көннәр белән тәбриклибез, район-шәһәр яңа-лыкларыннан һәрчак хәбәрдар торабыз. Анда кечкенә сабый баладан алып, өлкән буын кешеләренә кадәр укыр өчен кызыклы һәм файдалы мәгълүмат бик күп. Биредә үз эшенең осталары, чын журналистлар эшли.
Форсаттан файдаланып, "Бөгелмә авазы" хезмәткәрләрен һәм газета укучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәм һәм 2014 елда да һәммәбез дә газета белән бергә булыр дигән ышанычта калам.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: