Бөгелмә авазы

Яшь гаиләләргә җирне сәүдәләшүсез генә бирү турында Җир кодексына үзгәрешләр тәкъдим ителә

Закон проекты Дәүләт Советына кертеләчәк, диде Әгъзәм Гобәйдуллин.

Татарстанның муниципаль берәмлекләр советы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән берлектә ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проектын әзерләгән. Әлеге үзгәрешләр яшь гаиләләргә җир биләмәләрен сәүдәләшүсез генә бирүне күздә тота. Бу хакта бүген Буа районында ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр итте. Халыкның эшлеклелеген күтәрүгә багышланган семинар-киңәшмәдә ул законнарны камилләштерү буенча зур эш башкарылганын билгеләп узды.

 

“Ташламалы шартларда торак төзелешенә җир участокларын алу хокукына ия булган кешеләр исемлеген киңәйтү турында тәкъдимнәр әзерләнде. Якын арада, килештерү процедуралары үтелгәч, закон проекты Дәүләт Советына кертеләчәк”, - диде Әгъзам Гобәйдуллин.

Ул, шулай ук, сукбай хайваннарны тоту мәсьәләсе кискен торуын билгеләп узды. “Муниципалитетларга бу эшкә каралган акча җитәрлек түгел, шуңа күрә хәзер финанс чараларын җитәрлек күләмдә исәпләү методикасын үзгәртү буенча тәкъдимнәр эшләнә”, - дип белдерде Ә.Гобәйдуллин.

Фото: Ильнар Тухбатов

http://www.tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: