Бөгелмә авазы

Яраклымы, яраксызмы...

Пенсия фонды идарәсе мәгълүматларына караганда, Бөгелмә районы территориясендә бүген 7 858 инвалид яши, шуларның 1 744е эш яшендәге кешеләр һәм аларның 70 проценты, сораштырулар күрсәткәнчә, бик теләп эшкә урнашырлар иде. Әмма социаль яклауга аеруча мохтаҗ булган бу категория гражданнарны эшкә алырга ашкынып торучылар юк. Ә бит җәмгыятькә файда китерерлек эшле...

- Эльвира Нигъмәтҗановна, әйтегез әле, Бөгелмәдә гомуми эшсезлек фонында инвалидларга бәйле хәлләр ничегрәк тора?
- Бүгенге көндә мәшгульлек үзәгендә 404 эшсез кеше исәптә тора. Шуларның 103е - инвалидлар, 48енең медицина күрсәткечләре ягыннан төрле чикләүләре бар. Шулай итеп, 151 кеше, ягъни эшсез буларак рәсми теркәлгәннәрнең 37 проценты - сәламәтлеге ягыннан проблемалылар.
Мәшгульлек үзәгенә эш эзләп мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге - II, III төркем инвалидлар. Андыйларның саны арта бара: 2012 елда эш сорап килүчеләрнең 16 проценты шушы категория затлар булса, 2013 елда - 22, быел исә алар 26 процент тәшкил итә.
- Эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтү өчен илдә ни дә булса эшләнәме соң?
- Әлбәттә. Бу җәһәттән иң мөһим эш юнәлешләренең берсе - квота билгеләү. Квота - гомуми эшләүчеләрнең уртача саныннан чыгып, оешма-предприятиедә инвалидлар өчен мәҗбүри төстә булдырылырга тиешле эш урыннары саны ул. Хокукый һәм милекчелек формасы нинди булуга карамастан, 100 кешедән артыграк эшләүчесе булган һәр оешма-предприятиедә эш урыннарының 2 - 4 процентын шушы категория затлар биләргә тиеш. Ә инде 2015 елдан башлап, квота коллективында, кимендә, 30 кеше эшли торган оешмаларга да билгеләнә башлый.
Инвалидларны эшкә урнаштыру мәнфәгатьләрен күздә тоткан РФ һәм ТР норматив-хокукый актлары да бар. Бу мәсьәлә РФ Хезмәт кодексында, 1991 елда кабул ителгән "Халыкның мәшгульлеге турында"гы, 1995 елда кабул ителгән "Инвалидларны яклау турында"гы, 2006 елда кабул ителгән "Инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ булган гражданнар өчен эш урыннары квотасы һәм резервы булдыру турында"гы Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Законнарында һәм Хөкүмәтнең башка карарларында күтәрелә.
- Бөгелмәдә бу законнарның үтәлеше ничек чагыла соң?
- 2012 елда Бөгелмә муниципаль районында 5 оешмага инвалидларны эшкә алу өчен 5 урын (квота) билгеләнгән иде, 2013 елда исә 9 оешмага 10 урын билгеләнде. Агымдагы елда, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының 2013 елның 23 августында чыгарган карары нигезендә, 8 оешма 31 кешене эшкә алырга тиеш. Болар: "ТатНИПИнефть", аграр көллият, "Нефтеавтоматика", технологик транспорт идарәсе, "ТНГ-Групп", "КХП-2", районара почтамт, ПТС. Шунысын да яшереп булмый, узган ел билгеләнгән квота күрсәткечләре бик авырлык белән үтәлде, чөнки эш белән тәэмин итүчеләр куйган таләпләргә инвалидның МСЭК тарафыннан бирел-гән индивидуаль тернәкләндерү картасы күрсәткечләренең тәңгәл килгәнен очрату кыен. Кемнеңдер хәрәкәтләнү функциясе бозылган, кемнеңдер сулыш юллары, кан әйләнеше, йөрәк-кан тамырлары эшчәнлегендә, күрү-ишетү әгъзаларында тайпылышлар бар. Ә эш белән тәэмин итүчеләр мәшгульлек үзәгенә биргән заявкаларда күбрәк токарь, ишегалды җыештыручы, элемтә операторы, җиһазлар ремонтлаучы слесарь кебек физик яктан да, нерв-психологик яктан да ныклык сорый торган һөнәр ияләре таләп ителә. Ә инде, алда әйткәнемчә, заявкада күрсәтелгән таләпләргә җавап бирә торган һөнәр ияләрен инвалидлар арасыннан табу бигрәк тә кыен, чөнки, хәтта белгечлеге туры килгән очракта да, медицина күзлегеннән караганда аның бу урында эшләргә мөмкинлеге булмый. Шуңа күрә дә эш белән тәэмин итүчеләр мәшгульлек үзәгенә мәгълүмат бир-гәнче, РФ Хезмәт министрлыгы карарларындагы исемлекләр белән җентекләп танышсыннар иде (1993 елның 8 сен-
тябрендә чыккан 150 нче Карар, мәсәлән).
- Оешмаларга квоталар нәрсәгә нигезләп бирелә? Бары тик эшләүчеләр санына карап кына түгелдер бит?
- Безнең үзәк соравы буенча оешмалар һәр ел саен июль аенда үзләрендә эшләүчеләрнең, шул исәптән инвалидларның һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ булганнарның саны, эш шартларының үзенчәлекләре турында мәгълүмат тапшыралар. Аларны биргәндә аз гына игътибарсызлык та квоталар санының артуына китерүе ихтимал.
- Инвалидларны лаеклы эш урыннары белән тәэмин итү җаен табарга җиңелрәк булсын өчен предприятиегә хөкүмәт тарафыннан берәр төрле өстәмә мөмкинлекләр каралганмы?
- Әйе, Россия Федерациясе җитәкчелеге инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләсенә игътибарны арттыра бара. Әле узган ел ахырында гына, мәсәлән, "Эш шартларын махсус бәяләү турында" Федераль Закон кабул ителде, аның 3 нче маддәсе исә "Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында"гы Закон-ның 21 нче маддәсенә үзгәреш кертүне таләп итте: хәзер, быелдан башлап, оешмада эшләүчеләрнең уртача санлы исемлегенә эш шартлары зарарлы, яисә куркыныч дип саналган урыннар кертелми. Нәкъ менә шушы закон нигезендә, быел ПТСта квоталар санын киметү мөмкин булды. Хәзерге көндә УТТ һәм "КХП-2" мөрәҗәгатьләре ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль ярдәм министрлыгында тикшерелә.
Үзләрендә мөмкинлек тапмаган оешмалар эш урыннарын башка оешмадан "арендалый" ала. Узган ел Бөгелмә автомобиль юллар идарәсе (БУАД), мә-сәлән, "Фотон" җәмгыяте белән килешү төзеп, үзенең квотасын аның хисабына хәл итте.
Татарстанда, моннан тыш, ел саен инвалидлар өчен эш урыннары булдыруга тотылган чыгымнарны өлешчә компенсацияләү программасы эшли. Бу турыда карар башкарма власть, шәһәр инвалидлар җәмгыяте, МСЭК, мәшгульлек үзәге вәкилләреннән торган махсус комиссия тарафыннан кабул ителә. Узган ел, мәсәлән, Бөгелмә районында шул рәвешле 12 эш урыны булдырылып, 12 инвалид эшкә урнаштырылды. Әлеге программада "Горя-
чий хлеб", "Нефтеавтоматика", "ШПИ "Реабилитация" җәмгыятьләре аеруча актив катнашты. Һәр эш урыны өчен 66 200 сум күләмендә компенсация алдылар. Әлеге программа буенча инвалидларны эшкә урнаштырган предприятиеләргә ул квотаны тәэмин итү буларак та исәпләнә ала. Агымда-
гы елда безнең районда шул рәвешле 13 эш урыны булдыру планлаштырыла, бер эш урынына компенсация 69,3 мең сумга кадәр арттырылды.
- Соңгы сорау. Квоталар үтәлеше кем контролендә тора?
- Квоталарның үтәлешенә Татарстан Республикасының дәүләт власте органнары һәм мәшгульлек хезмәте вәкилләре күзәтчелек итә. Тиешле Закон таләпләрен үтәмәгән оешмалар эше прокуратурага тапшырыла.
Редакциядән. Сүз соңында - тагын бер мәгълүмат. Инвалид сүзен без еш кулланабыз, чөнки, беркемгә сер түгел, җәмгыятьтә аларның саны елдан-ел арта бара. "Инвалид" үзе чит ил сүзе - армия жаргоны икән. Инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә, "valid" - яраклы, ә "invalid" армия хезмәтенә яраксыз дигән мәгънәне аңлаткан. Хәзер Европада һәм АКШта "инвалид" сүзен кулланмаска тырышалар, чөнки бу җанлы кешегә мөнәсәбәттә, ким дигәндә, кимсетүле яңгырый. Аларны "ихтыяҗлары үзенчәлекле кешеләр" дип атыйлар. Ә ихтыяҗ, чыннан да, һәркемдә дә үзенчәлекле ул. Кем генә булмасын, физик мөмкинлекләре чиклеме, әллә тулысынча сәламәтме - кешенең үз хезмәте белән башкаларга, җәмгыятькә файда китерә алуы - олы бәхет. Ә физик мөмкинлекләре чикле затларның тормышта мөмкинлекләре чиксез икәнлеген Сочида узган паралимпия уеннары ачык күрсәтте инде. Иң мөһиме, үзеңнең кирәк икәнеңне тоеп яшәргә мөмкинлек кенә булсын...

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: