Бөгелмә авазы

Янгынга каршы – спорт

Соколка мәктәбе спорт мәйданында Бөгелмә районы мәгариф оешмалары командалары арасында янгын сүндерү-коткару спорты буенча ярышлар булып узды.

Павел АЛЕКСАНДРОВ,
Бөгелмә муниципаль районы күзәтчелек
эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы.
Ярышлар һәм теория, һәм гамәли өлешләрне берләштереп, укучыларга теге яки бу ситуациядә, каушап-югалып калмыйча, ни эшләргә икәнлеген уйларга да, тиешле чаралар күрүдә өлгерлеген күрсәтергә дә мөмкинлек бирелгән иде.
Шәһәр мәктәпләре арасында 14 нче татар гимназиясе командасы җиңеп чыкса, авыл мәктәпләре арасында Соколка укучыларына тиңнәр булмады. Абсолют җиңүче булып та Соколка командасы танылды һәм күчмә кубокка ия булды. Призлы урыннар яулаган яшь янгын сүндерүчеләргә химаячеләр - "ВДПО" Бөгелмә бүлеге, ДОСААФ җирле оешмасы һәм 21 нче янгын сүндерү частьлары әзерләгән бүләкләр тапшырылды.
Балалар һәм яшүсмерләр арасында янгын сүндерү-гамәли спорт төрен популярлаштыру тормыш иминлеген тәэмин итү өчен бик мөһим икәнлеген 21 нче янгын сүндерү часте начальнигы урынбасары А. Селезнёв та билгеләп үтте. Балалар күнекмәләр алып кына калмыйлар, ә үз-үзен тоту тәртибен дә үзләштерәләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: