Бөгелмә авазы

Янгынга каршы махсус режим - гамәлдә

2015 елның язгы һәм җәйге сезонында халыкны, урманнарны, сәнәгать объектларын ут афәтеннән саклау максатында, Бөгелмә муниципаль районы территориясендә 10 апрельдән 1 июньгә кадәр янгынга каршы махсус режим кертелгәнлеге турында газетабызда хәбәр иткән идек инде. Әлеге уңайдан Бөгелмә муниципаль районы территориясендә янгыннан саклануны көчәйтү, төрле очракларга әзерлек дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, чаралар...

2015 елның язгы һәм җәйге сезонында халыкны, урманнарны, сәнәгать объектларын ут афәтеннән саклау максатында, Бөгелмә муниципаль районы территориясендә 10 апрельдән 1 июньгә кадәр янгынга каршы махсус режим кертелгәнлеге турында газетабызда хәбәр иткән идек инде.
 
Әлеге уңайдан Бөгелмә муниципаль районы территориясендә янгыннан саклануны көчәйтү, төрле очракларга әзерлек дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, чаралар планы расланды һәм һәрбер оешма-предприятие җитәкчесенә күрсәтмәләр җиткерелде. Аларның үтәлешен башкарма комитет җитәкчесе Адел Галиуллин шәхсән контрольдә тота.
Бу чорда муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр, оешмалар, идарәче компанияләр, бакчачылык ширкәтләре рәисләренә үз территорияләрендә янгынга каршы чараларны көчәйтергә тәкъдим ителә. Чүп-чарны, коры үләнне яндыру, учак ягу тыела. Һава коры һәм эссе торганда урманга якын урнашкан торак пунктларда, бакчаларда, паркларда тәүлек әйләнәсенә дежур торуны оештырырга кушылды.
Урман хуҗалыгы җитәкчелеге, кирәк очракта, автомобиль транспортында урманнарга керүне, халыкның да күмәкләп урманга баруын чикләү чараларын күрергә тиеш.
Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге урманга якын урнашкан торак пунктларда, җәйге сәламәтләндерү учреждениеләрендә (лагерьларда), икътисад объектларында, ял итү урыннарында, бакчаларда, парклар зоналарында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешенә игътибарны аеруча көчәйтергә, иминлекне тәэмин итү максатында, кирәк очракта административ җәза чараларын закон кысаларында тулысынча файдаланырга тиешләр.
РФ Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә бүлеге хезмәткәрләренә әйләнә-тирә мохитне саклау, урманнарда һәм гражданнарның күмәкләп ял итәргә ярата торган табигать почмагында янгыннарны кисәтү чараларын активлаштырырга, профилактик эшкә аеруча игътибар бирергә кушылды.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчелегенә район территориясендә агро-сәнәгать комплексы эшләрен алып барганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тәэмин итү бурычы йөкләнә. Басукырларда камылларны, кипкән үләнне яндыру тыела.
Күмәк мәгълүмат чаралары 2015 елда Бөгелмә районында янгынга каршы махсус режим билгеләнүе, урманнарга машиналарда керергә ярамаганлыгы, кешеләрнең ял итү урыны буларак, күпләп баруы тыелу турында халыкка хәбәр итеп, белдерүләр һәм яңалыкларны җиткереп барачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: