Бөгелмә авазы

Янгын сорап килми

2014 елның 14 декабрендә көндез 14 сәгать 20 минутта 64 нче янгын сүндерү частена Бөгелмәнең Вахитов урамындагы 2 нче номерлы йортының бишенче катында кухня җиһазына ут кабу турында хәбәр итәләр.

М. ӘсәНОВ,
Бөгелмә муниципаль районы
янгын күзәтчелеге эшчәнлеге инспекторы.
10 кешелек янгын сүндерүчеләр отряды ике минут дигәндә урында була инде. Тиз арада "Бөгелмәгаз" вәкилләре, электр челтәре, эчке эшләр бүлеге, медицина хезмәткәрләре дә килеп җитә. Шунда ук вәзгыятькә тиешле бәя бирелә һәм янгын сүндерүчеләр эшкә керешәләр. 14 сәгать 29 минутта ут тулысынча сүндерелә.
Янгын сәбәпләре һәм аннан килгән матди зыян күләме ачыклана.
Хөрмәтле гражданнар! Торак йортларда янгын чыгуга юл куймас өчен берничә кагыйдәне истә тотыгыз:
- беркайчан да урын-җир өстендә тәмәке тартмагыз. Сигарет белән исерткеч - янгын чыгуга китерә торган төп сәбәпләрнең берсе;
- янып торган мичләрне, эшләп торган газ һәм электр приборларын караучысыз калдырмагыз; электр лампаларын, башка яктырткычларны чүпрәк, кәгазь белән капламагыз;
- тиз кабынып китүчән сыеклык салынган канистрларны, газ баллоннарын ачык урыннарда калдырмагыз.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен балаларга да төшендерегез. Афәт чыгуга сәбәпче булырдай ышанычсыз күршеләрегез бар икән, алар хакында янгын сакчылыгы бүлекчәсенә хәбәр итегез.
Истә тотыгыз: янгынны сүндерүгә караганда, аны булдырмый калу җиңелрәк!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: