Бөгелмә авазы

Яман шеш авыруын булдырмау өчен нишләргә - министр Гадел Вафин 10 киңәшен бирде

"Вакытында ачыкланган яман шешне җиңеп була", - диде министр. Вакытында ачыкланган яман шешне җиңеп була. Шуңа күрә диспансеризация үтәргә тиеш булып та, быел үтмим, киләсе елга калдырам дияргә кирәкми. Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин Татарстан халкына шундый киңәш бирде. Искәртеп узабыз, бүген Казанның "Корстон" комплексында республикада онкология хезмәтенең 70...

"Вакытында ачыкланган яман шешне җиңеп була", - диде министр.

Вакытында ачыкланган яман шешне җиңеп була. Шуңа күрә диспансеризация үтәргә тиеш булып та, быел үтмим, киләсе елга калдырам дияргә кирәкми. Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин Татарстан халкына шундый киңәш бирде.

Искәртеп узабыз, бүген Казанның "Корстон" комплексында республикада онкология хезмәтенең 70 еллыгына багышланган "Яман шешне диагностикалау һәм дәвалау эволюциясе" темасына конференция ачылды.

"Яман шеш - тиз үсә торган авыру. Шуңа күрә табибта тикшеренеп, аның сүзенә колак салып, кушканнарын вакытында үтәргә кирәк", - дип белдерде Гадел Вафин һәм ракны кисәтүнең төп 10 кагыйдәсен атады.

1. Тәмәке тартуны ташлау. Министр әйтүенчә, дөньяда үпкә авыруыннан үлем очракларының 20 проценты - тәмәке тартудан.

2. Куәтле спиртлы эчемлекләр куллануны чикләү.

3. Производствода куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәү.

4. Инсалляцияне чикләү. Кояш кыздырган вакытта, 11 дән 15 кә кадәр, кояшта булуны мөмкин кадәр киметергә тиешбез.

5. Ультрашәмәхә нурланыш җайланмалары, солярий да зыянлы.

6. Артык симерүгә каршы көрәшү.

7. Физик активлык.

8. Туклану. "Сәламәт кеше тәүлегенә 500 грамм яшелчә, җиләк-җимеш, яшеллек ашарга тиеш дибез, бу онкологик авыруларны кисәтүдә мөһим. Бүген татарстанлыларның традицион тәүлеклек рационында кирәкле күләмдә клетчатка юк", - ди Г. Вафин.

9. Әгәр кеше тәнендә төер, шеш сизсә, ниндидер аңлаешсыз кан китүләр булса, тән төсе үзгәрсә, кичекмәстән табибка күренеп, тикшеренү узарга кирәк.

10. Һәр хатын-кыз елына бер тапкыр гинекологта анализ тапшырырга, 45 яшьтән узган ир-атлар исә ел саен урологка күренергә тиеш. Маммография, ультратавыш тикшеренүе (УЗИ) узу кирәк. 45 яшькә кадәр ике елга бер тапкыр сөт бизләренә УЗИ үткәрү, 45 яшьтән соң ел саен маммография узарга кирәк. Бу нәтиҗәле диагностика алымнары.

"Бер яктан, гади киңәшләр. Икенче яктан, аларны үтәргә кирәк. Дөрес, сәламәтлекне саклау зур көч, тырышлык сорый. Әмма без сәламәтлегебезне кайгыртып, якыннарыбыз, туганнарыбыз турында да кайгыртабыз. Вакытында ачыкланган авыру гомерне озайта", - дип искәртте Гадел Вафин.

"Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: