Бөгелмә авазы

Ялтырый да, яна да...

Яки пиротехника әйберләреннән файдаланганда нинди саклык чаралары күрергә? Бәйрәмне һәркемнең матур да, ямьле дә итеп уздырасы килә. Фейерверклар, петардалар, башка төрле пиротехника әйберләре сезнең бу теләкләрне тормышка ашырырга ярдәм итәр. Әмма шул нәрсәләрнең ялтыравына, җемелдәвенә кызыгып, бик күпләр кулларында нинди куркыныч нәрсә тотып торганнары турында онытып та җибәрәләр. Фейерверклар янучан...

Яки пиротехника әйберләреннән файдаланганда нинди саклык чаралары күрергә?

Бәйрәмне һәркемнең матур да, ямьле дә итеп уздырасы килә. Фейерверклар, петардалар, башка төрле пиротехника әйберләре сезнең бу теләкләрне тормышка ашырырга ярдәм итәр. Әмма шул нәрсәләрнең ялтыравына, җемелдәвенә кызыгып, бик күпләр кулларында нинди куркыныч нәрсә тотып торганнары турында онытып та җибәрәләр.

Фейерверклар янучан һәм окисьлаштыручы матдәләрдән эшләнә. Алар тиз кабынып китәргә һәм матур, якты итеп янарга тиеш. Шуңа да алар белән эш иткәндә аеруча сак булырга кирәк!

Пиротехника әйберләрен кулланганда саклану чараларын күрмәүдән, яисә сертификатлары булмаган түбән сыйфатлы әйберләр кулланудан чыккан янгын очраклары бихисап.

Пиротехника - чынлыкта шартлаткыч ул, шуңа да, аның белән эш иткәндә ваемсыз кылансаң, зур бәлаләр килеп чыгуын көт тә тор. Куркынычсызлык кагыйдәләре, югыйсә, бер дә катлаулы түгел.

Пиротехника әйберләре белән бары тик аны хәзерләүче завод тарафыннан язып бирелгән инструкциядә күрсәтелгәнчә генә эш итәргә кирәк. Монда аны куллану урыннары да, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү дә, ара ераклыгы да, саклау срогы, шартлары да күздә тотыла.

Биналарда, бүлмәләрдә, түбәләрдә, балконнарда һәм лоджийларда пиротехника әйберләрен куллану тыела. Аларны шулай ук шартлау куркынычы булган объектларда, электр үткәргечләр янында да шартлатырга ярамый. Сәхнә һәм тантаналы чаралар мәйданчыклары, мәдәни мирас урыннары, заповедниклар - берсе дә шартлаткычлар белән шаяра торган урын түгел.

Куллану вакыты чыккан, сыдырылу-бозылу билгесе сизелгән, куллану сертификаты булмаган шартлаткычларны бөтенләй кулланырга ярамый.

Петардалар, фейерверклар атканда, истә тотыгыз: башта инструкцияне җентекләп укып чыгыгыз; фитильгә ут төрткәнче, әйбернең башы-ахыры кайда икәнлекне тәгаен ачыклагыз; Кешеләр басып торган якка шаярып та юнәлтә күрмәгез. Аларны атасы мәйданчык торак йортлардан кимендә 50 метр читтә һәм тигез, ачык булырга тиеш. Чөнки ул ракеталар еш кына балконнарга очып кереп, тәрәзәләрне вата, янгын чыгуга сәбәпче булалар. *Янып торган петарданы кешеләргә, җәнлекләргә төбәп атмагыз!

*Петардалар аттыруны балалар кулына тапшырмагыз!

*Кабызган әйберне кулда тотып тормагыз!

*Аны чиләк, банка кебек савыт эчләренә куярга ярамый!

*Петердаларны кесәгездә йөртмәгез!

*Шартлаткычларны сүтеп карау катгый тыела!

*Фейерверкларны учакта кыздырмагыз!

*Пиротехника әйберсе өстенә иелмәгез!

*Кабызган чакта петардла янып китмәгән икән, аңа икенче тапкыр ут төртергә маташмагыз!

*Һәр ракета, һәр петарданы бары тик инструкциядә күрсәтелгәнчә генә кабызыгыз, шартлатыгыз!

*Фейерверкларны ике тәүлеккә кадәр суда тотып кына утильләштерәләр. Бары тик шуннан соң гына аны чүп савытына ыргытырга мөмкин.

Әлеге кагыйдәләрне истә тотып, Яңа ел бәйрәмнәрен исән-имин һәм матур итеп уздырырсыз дигән өметтә калабыз.

Резеда ЕРМАКОВА,

21 нче янгын сүндерү часте инспекторы.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: