Бөгелмә авазы

Ялгыз агач урман булмас…

Хөрмәтле "Бөгелмә авазы" газетасы хезмәткәрләре, без - Кодаш авылы халкы сезгә зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәбез. Сезнең ярдәм белән, бәлки, күзгә карап ялганлауларга чик куелыр дип ышанабыз.

Моннан берничә ел элек Бөгелмә урман хуҗалыгы безнең кырдагы 13 гектар мәйданда җирне, агач утырту максатында дип, сөреп ташлады. Аның нибары
3 гектарында гына нарат үсентеләре утыртылды да, шуның белән вәссәлам. Бу мөһим сорауга ачыклык кертүләрен, ярдәм итүләрен сорап, авыл халкы исеменнән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына язып җибәрдем. Быелның апрель аенда рәсми җавап килеп төште. Анда болай диелгән:
"Хөрмәтле Гыйлемхан абзый! Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы (алга таба - Министрлык) сезнең "Ватаным Татарстан" газетасына язган мөрәҗәгатегезне карады. 2008 елда Бөгелмә районы Кодаш авыл җирлеге территориясендә Дәүләт казна оешмасы "Әлмәт урманчылыгы" бернинди дә яшелләндерү эшләре алып бармаган.
2011 елда исә, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы карары буенча, тау битләренә 13 гектарга сузылган агач утырту эшләре башкарылган. Әлеге агачларны Дәүләт бюджет оешмасы (алга таба - ДБО) "Бугульмаурман" утырткан. Әмма бу агачлар кырыс табигать шартларында үсеп китә алмаган. Бу якларда көтүлекләр йөрү дә моңа комачау иткән. Министрлык, әлеге мөрәҗәгатегезне исәпкә алып, шушы елны якын арада "Бугульмаурман" ДБО өстәмә яшелләндерү эшләрен башкаруны йөкләде.

Министрның беренче урынбасары Х.Г. Мусин".
Чынлыкта исә агач утыртырга дип сөреп ташланган 13 гектар җирнең өчесенә генә нарат үсентеләре утырттылар бит. Калган ун гектар мәйданга бер төп тә үсенте утыртылмады. Тагын шунысы да бар, хатта әйтелгәнчә, бу җиргә бер генә малның да аяк басканы юк. Актарып ташланган тауларда шайтан таягы гына котырып үсә бүген. Авыл халкы бу тауларның ботарлануына бик рәнҗи. Ә бит ул җирләр Кодаш халкын гомер буена җиләк-җимеш белән туендырып торды.
Шулай да, ялган булса да, җавап килгәч, эш башланыр, ниһаять, дип, бик сөенгән идек. Җәй дә, көз дә үтте, әмма эшнең генә күренгәне юк. Халыктан сорап тормыйча, авыл күрке булып торган тауларны актарып ташлаулары гына җитмәгән, алдап, министрлыкка отчет биреп яталар, җитмәсә.
Бәлки, бу язмадан соң ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, хәлне ачык-лап, безгә дөрес һәм уңай җавап бирер. Көтәбез!

Кодаш авылы халкы исеменнән,
Гыйлемхан МИЯССӘРОВ,
сугыш һәм хезмәт ветераны.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: