Бөгелмә авазы

Ялган акчага тап булсагыз...

Ялган акчалар күбрәк 5 000 сумлыклар арасында очрый.

Хәзерге вакытта күбрәк ВС 5934688, БТ 3754830, МХ 4825128 серия-номерлылары ачыклана.

Чын акчаны ялганыннан махсус җиһаздан башка гына аеруның берничә ысулы бар. Әйтик, чын 5 меңлектә, чак кына кыйгайтып караганда, аллы-гөлле сызыклар һәм РР хәрефләре ачык күренә. Банкнотның арткы ягын лупа белән карасаң, анда 5000 ЦБ РФ микротексты бар. Ялган купюрада исә  серия һәм саннар сөртелә, аллы-гөлле төсләр дә күренми. Шулай ук РР хәрефләре дә, 5000 ЦБ РФ тексты да юк.

Полицейскийлар, кулыгызга ялган акча керсә, яисә сезгә шундый купюра бирергә теләгәннәрен белеп алсагыз, бу хакта тиз арада полициягә хәбәр итүегез кирәклеген искә төшерә. Ялган акчаны тизрәк кулдан җибәрергә тырышмагыз, чөнки ялган акча белән эш итү җинаять санала. Кулыгыздагы купюраларның чын икәнлегенә шик туган икән, теләсә кайсы банк бүлекчәсендә аны тикшертеп карый аласыз.

Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләрдән бигрәк тә игътибарлы булу сорала. Ялган акча бирергә тырышу очраклары турында хокук саклау органнарына тиз арада хәбәр итү аеруча мөһим. Тормыш күрсәтүенчә, ялган акча сугуга бәйле җинаятьләрнең күбесе нәкъ менә гражданнарның уяулыгына, вакытында дөрес карар кабул итә белүенә һәм тиз генә хәбәр бирүенә бәйле рәвештә ачыла.

Ялган акча ясау һәм аларны тарату очраклары яки шуның белән шөгыльләнүчеләр турында нинди дә булса мәгълүматыгыз бар икән, кичекмәстән 02 (кесә телефоныннан – 102), яисә 8 (85594) 6-95-02 телефоннарына шылтыратыгыз.

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: