Бөгелмә авазы

Җәяүлегә сукмак такыр

Агымдагы елның 7 аенда Татарстан Республикасы территориясендә җәяүлеләрне таптатуның 736 очрагы теркәлгән. Анда 68 кеше корбан булган, тагын 701е имгәнгән. Шул вакыйгаларның 261е җәяүлеләрнең автоюлларны аркылы кисеп чыгу урынында булган. Нәкъ шушы урыннарда 10 кешенең гомере өзелгән, 265е тән җәрәхәте алган, имгәнгән.

РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.18 нче маддәсе нигезендә, махсус билгеләнгән урыннарда җәяүлегә юл бирмәгән транспорт хуҗасына 1 500 сум күләмендә штраф салына. Ел башыннан алып, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре шундый тәртип бозуларның 44 мең очрагын теркәгән.
286 бәхетсезлек очрагы җәяүлеләрнең үз гаебе белән килеп чыккан. Аларның 44е - үлемгә, 252се имгәнүләргә китергән. Мондый юл-транспорт вакыйгаларының төп сәбәбе - җәяүлеләрнең автомобиль юлларын тиешсез урында аркылы кисеп чыгуы (җәяүлеләр гаебе белән килеп чыккан һәлакәтләрнең 61,2 проценты).
Югарыда искә алынган шул ук кодексның 12.29 нчы маддәсенең 1 нче өлеше нигезендә, юл йөрү кагыйдәләрен бозган җәяүлене кисәтәләр, яисә 500 сум штраф түләтәләр. ДАИ инспекторлары ел башыннан алып шундый тәртипсезлекләрнең 67 мең очрагын теркәгәннәр.
Юл йөрү кагыйдәләре нигезендә, җәяүлеләр автомобиль юлларын бары тик махсус билгеләнгән урыннарда гына кисеп чыгарга тиеш. Ә урам чатларында исә юл аша бары тик тротуар сызыгы турыннан, яисә юл чите буйлап барып кына чыгалар. Махсус урын, яисә урам чаты якын-тирәдә генә юк, ә сезгә юлны аркылы чыгарга кирәк икән, моны юлның ике ягы да аермачык күренеп тора торган җирендә, туры почмак ясап эшләү дөрес булыр. Һәрбер очракта да башта ике яклап та транспорт чарасы юклыгына ышангач кына олы юлга аяк басарга кирәк.
Юл йөрү кагыйдәләре төнге якларда җәяүлегә киемендә, өстендә яктылыкны чагылдыручы предмет булдырырга киңәш итә (мәсәлән, беләзек, тасма ишеләр). Машинаның якыннан яктырта торган фаралары гына кабызылган икән, руль артында утыручы кеше җәяүлене 25 - 30 метрдан гына шәйләп ала. Ә җәяүленең киемендә яктылыкны кире чагылдыру элементы бар икән, ул инде 130 - 140 метрдан да күренәчәк. Ерактан яктырты-
ла торган фаралар кабызылган булса, бу ара 400 метрга кадәр җитә. Яктырткыч элемент җәяүленең тапталу куркынычын 65 процентка киметә.
ТР Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе һәммәгезне дә юлларда уяу булырга, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Истә тотыгыз, юл ялгышу-хаталарны кичерми.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: