Бөгелмә авазы

“Җәяүле юлы” ункөнлеге бара

Җәяүлеләр катнашында булган юл-транспорт вакыйгалары һаман да югары дәрәҗәдә кала. 2014 елның 8 аенда республика территориясендә 864 җәяүлене таптатканнар, ул һәлакәтләрдә 85 кешенең гомере өзелгән, 817се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Нәкъ менә җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урынында 298 тапкыр машиналар җәяүлеләр өстенә "менгән", нәтиҗәдә 15 җәяүле үлгән, 299...

Җәяүлеләр катнашында булган юл-транспорт вакыйгалары һаман да югары дәрәҗәдә кала. 2014 елның 8 аенда республика территориясендә
864 җәяүлене таптатканнар, ул һәлакәтләрдә 85 кешенең гомере өзелгән, 817се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Нәкъ менә җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урынында 298 тапкыр машиналар җәяүлеләр өстенә "менгән", нәтиҗәдә 15 җәяүле үлгән, 299 кеше җәрәхәтләнгән. Шулай итеп, җәяүлеләр йөри торган юл чатларында ай саен 2 - 3 кеше һәлак була. Бу һәлакәтләрнең 92 процентында машина йөртүчеләр гаепле булса, юл кагыйдәләрен үтәмәүче җәяүлеләр дә бар шул.
Бөгелмә муниципаль районы территорясендә агымдагы елның 9 аенда 22 җәяүле юл-транспорт фаҗигасенә тарыган. 3 җәяүле үлгән, 20се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Бу фаҗигаләрдә 7 җәяүле үзләре гаепле булган. Сәбәбе - тиешсез урында юлны аркылы чыгу. Мондый аварияләрнең саны 75 процентка арткан.
Җәяүлеләр катнашында юл-транспорт вакыйгаларын профилактикалау максатында, 1 октябрьдән алып, 10 октябрьгә кадәр "Җәяүле юлы" ("Пешеходный переход") дип аталган ункөнлек уздырыла. Юл йөрү кагыйдәләре җәяүлеләргә тәүлекнең караңгы вакытында киемнәрендә нинди дә булса яктылыкны кайтаручы элементлар (мәсәлән, фликерлар, значоклар, браслетлар) булдырырга киңәш итә.
Исегезгә төшерәбез: якын арага фараны яктыртканда машина йөртүче караңгыда җәяүлене 25 - 30 метр арада күрсә, ә менә җәяүле яктылык кайтаручы браслет белән булса, бу ара 130 - 140 метргача озыная.
Барыннан да элек, җәяүле юлда бик игътибарлы булырга тиеш. Юлны аркылы чыкканда, иң беренче эш итеп, капюшоннарыгызны салыгыз, кулларыгыздагы зонтларны ябыгыз, кесә телефоннарыннан файдаланмагыз, яныгыздагы кешеләр белән сөйләшмәгез, тротуарга чыккач та гәпләшергә өлгерерсез.
Торак пунктлардан читтә, тротуарлар булмаган урыннарда шуны истә тотыгыз: юл читеннән бары тик машиналар хәрәкәтенә каршы гына барырга ярый. Мондый очракларда каршыга килүче машинаны вакытында күреп алып, юлдан читкә тайпылу мөмкинлеге була.
Тагын бер нәрсәне исегезгә төшерәбез: Юл йөрү кагыйдәләренең 4.5 нче пунктына ярашлы рәвештә, көйләнмәгән юлны аркылы чыгу урыннарында җәяүлеләр ике яктан да якын арада транспорт чаралары булмавына инангач кына юлны аркылы чыга алалар. Машина йөртүчеләргә килгәндә, Кагыйдәләрнең 14.1 нче пункты буенча көйләнмәгән юлны аркылы чыгу урыннарына якынлашып килгәндә шофер тизлекне киметергә, яисә туктап, юлны аркылы чыгучы җәяүлене үткәреп җибәрергә тиеш. Агымдагы елның 8 аенда җәяүлеләргә юл бирмәгән өчен 50 000 машина йөртүче (Бөгелмәдә - 881 кеше) административ җавапка тартылган. Мондый хокук бозучыларга штраф күләме 1 500 сум тәшкил итә.
Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА,
Бөгелмә ЮХИДИ бүлеге инспекторы, полиция өлкән лейтенанты.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: