Бөгелмә авазы

Якты булсын, ачык булсын!

Агымдагы елда Татарстан Республикасында 67 меңнән артык машина хуҗасыннан транспорт чарасындагы пыялаларын караңгылап тора торган элпәләрен салдырттырганнар.

Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА,
ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы.
Ә.Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе яктылык үткәрү үзлеге 70 проценттан кимрәк булган пыялаларны машинаның бер генә җиренә дә куярга ярамаганлыгы турында тагын бер кат кисәтә. Бу, беренче чиратта, юлда йөрүчеләрнең иминлеген тәэмин итү максатыннан таләп ителә һәм аны, һичшиксез, үтәргә кирәк. Шулай ук дәүләтебезнең террорчылыкка каршы алып бара торган көрәш программалары да машина пыялаларының үтә күренмәле булуын таләп итә. Татарстанда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә аеруча игътибар бирелә, чөнки тиздән, бик тиздән республикабыз зур спорт форумы - Универсиада кунакларын кабул итәчәк. Халыкның, спортчыларның, журналистларның һәм рәсми делегацияләрнең иминлеген саклау - беренчел һәм иң мөһим бурыч.

Транспорт чарасының тиешле нормативларга туры килүе өчен аның хуҗасы җаваплы һәм бу хакта РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.5 нче маддәсенең 3 нче өлешендә әйтелә. Әлеге тәртипне бозган өчен 500 сум күләмендә штраф түләтү каралган. Полиция хезмәткәренең законлы кисәтүенә колак салмаган кешеләр өчен кодекста аерым маддә язылган. 19.3 нче маддәнең 1 нче өлеше нигезендә, машина тәрәзәсеннән кара элпәсен салдырмаганнарга штраф күләме 500 сумнан 1 мең сумга кадәр җитә, яисә 15 тәүлеккә аларны кулга алулары да ихтимал.

Транспорт йөртүчеләрнең исенә төшерәбез: 2011 елның 21 апрелендә кабул ителгән №69-ФЗ Федераль Закон нигезендә, 2012 елның 1 июленнән РФ Административ хокук бозулар кодексында каралган үзгәрешләр үз көченә керә. Ә димәк, транспорт чаралары белән идарә итү кагыйдәләрен бозган очракларда, транспорт чараларында йөрү тыелачак, тыю сәбәбен ачыклап бетергәнгә кадәр дәүләт номерлары салдырып торылачак. Тәрәзәләрне караңгы итеп йөртү дә шундый тәртип бозулар исәбенә керә.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: