Бөгелмә авазы

Яхшының бер яман ягы турында

Хәзерге заманда электротехника-ның үсүе торак йортларда һәм җәмәгать биналарында электр приборларының һәм радиоэлектрон аппаратуралар- ның саны күпләп артуга китерде. Аларның күпчелеге даими төстә электр челтәренә тоташтырган хәлдә тора. Озак вакытка күзәтүчесез калдырганда, янгын чыгу куркынычы да арта.

Реклама

Резеда ЕРМАКОВА,
21 нче янгын сүндерү часте инспекторы.
Ә. Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә электрга бәйле афәтләрдән саклану иң мөһим бурычларның берсе булып тора. Төрле урыннарда электротехникага бәйле рәвештә чыккан янгыннарны анализлау, электр җиһазларын корганда дөрес урнаштырмау, приборлардан файдалану кагыйдәләрен бозу, челтәрдәге өзеклекләр һәм кулланучыга энергиянең начар сыйфат белән килүе афәткә китергән төп сәбәпләрдән санала. Болар барысы да электрга мөнәсәбәттә саклык чараларын тагын да көчәйтү, таләпчәнлекне арттыру кирәклеге турында сөйли.
Бүген кеше яши торган биналарны катлаулы техникадан башка күз алдына китереп тә булмый. Ул әйберләрне куллану дәрәҗәсе һәм сыйфаты югары булу алар эшли торган урыннарда тиешле шартларның саклануын да таләп итә. Шундый таләпләрнең берсе - электр белән тукландыру көчәнеше параметрларының тиешле нормада булуы. Әмма чынбарлык бу кагыйдәләрдән тайпылышларның шактый күп булуы турында сөйли - норматив документларда күрсәтелгән чик параметрлар чынбарлыктагылар белән еш кына туры килеп бетми. Электр челтәренә нагрузканың зур булуы нәтиҗәсендә, берничә секундтан алып, берничә сәгатькә кадәр вакыт дәвамында көчәнеш "198В" күрсәткеченнән түбәнрәк торса (промышленность җиһазларын, эретеп ябыштыру аппаратларын эшләткәндә һ.б. шулай була), суыткычлар, кондиционерлар эштән чыгарга мөмкин. Ә инде ниндидер сәбәпләр аркасында көчәнеш "242В" күрсәткеченнән артып китсә дә (линияләрдә һәлакәт, подстанцияләрдә ток бүлү җиһазлары ватылса һ.б.), ут чыгу куркынычы арта.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми статистикасы мәгълүматларына караганда, электротехник сәбәпләр аркасында килеп чыга торган янгыннар барлык очракларның 26,4 проценттан артыгын тәшкил итә һәм аларның шактый өлеше нәкъ менә көчәнешнең "сикерүе" сәбәпле килеп чыга. Күпкатлы биналарда, күпквартирлы торак йортларда төзелеш системасының масштаблары, электр системасының катлаулы булуы, кешеләрнең һәм электр приборларының һәм җиһазларының күплеге һәм төрлелеге хәлне тагын да авырайта.
Кыска ялганышлар, күчешләр вакытында, көчәнеш "сикергән" чакларда очкыннан ялкын кабынмасын өчен, ягъни янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен түбәндәге нәрсәләргә игътибарны арттырырга кирәк:
*үткәргеч чыбыкларны тоташтыру, ялгау, яисә өзү эшләрен дөрес башкарырга кирәк;
*чыбыкларны, кабельләрне тоташтыруны (ябыштыру, эретеп ябыштыру, махсус кыскычлар белән пресслау һ.б.) игътибар белән, җентекләп эшләгез;
*электр тогыннан җылына торган чыбыкларның киселешен дөрес сайлагыз;
*электр челтәренә тоташтырылган берничә ток кабул итү приборының берьюлы эшләвен чикләгез;
*электр приборлары һәм аппаратлары чыбыкларының вакытында суынуы өчен шартлар булдырыгыз;
*автомат выключательләр һәм калибрлы предохранительләр генә кулланыгыз;
*үткәргечләрне һәм кабельләрне әледән-әле карап, изоляцияләрнең каршылык көчен үлчәп торыгыз; саклагыч аппаратларның тиз эш итә торганнарын куегыз;
*аерып куелган контактларны окисьлашудан саклагыз.

Исән-имин яшәгез, бәла күрмәгез!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: