Бөгелмә авазы

Яңалыклар

Эшмәкәрләр бәйрәме Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов шәһәр һәм район бизнесменнарын Россиядә эшмәкәрлек көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итте. "Бөгелмәдә эшмәкәрлек тормышыбызның төрле өлкәләрендә актив күренә, инициативалы, булдыклы кешеләрне үзенә торган саен ныграк җәлеп итә бара. Яңа эш урыннары булдыру, халыкны кирәкле товарлар һәм хезмәтләр белән...

Эшмәкәрләр бәйрәме

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов шәһәр һәм район бизнесменнарын Россиядә эшмәкәрлек көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итте.

"Бөгелмәдә эшмәкәрлек тормышыбызның төрле өлкәләрендә актив күренә, инициативалы, булдыклы кешеләрне үзенә торган саен ныграк җәлеп итә бара. Яңа эш урыннары булдыру, халыкны кирәкле товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин итү, хәйрия эшчәнлеге - барысы да шәһәр-район үсешенә сез кертә торган хезмәтнең бер өлеше. Эшмәкәрлек - талант та ул, ихтирамга лаек олы хезмәт тә.

Социаль-икътисади кыенлыкларга карамастан, сез үз эшегез өчен дә, гаиләгез өчен дә, язмышын сезнең кулларга ышанып тапшырган хезмәт коллективлары өчен дә җаваплылык алдыгыз. Тырыш хезмәтегез белән районыбыз үсешенә, имин яшәешне тәэмин итүгә, тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә зур өлеш кертәсез.

Реклама

Хөрмәтле эшмәкәрләр, иҗади хез-мәт һәм максатыгызга ирешү өчен нык-лы ихтыяр көче телим. Ниятләрегез изге, бизнесыгыз тотрыклы һәм уңышлы булсын!" - диелә котлауда.

Универсиадага кадәр
43 көн калды

Татарстан Республикасы башкаласы Казанда 6 - 17 июль көннәрендә узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына кадәр бер айдан аз гына артыграк вакыт калып бара.

Универсиадага әзерлек эшләре турында аның башкарма директоры Владимир Леонов түбәндәгеләрне сөйләде: "Илебез тарихында күрелмәгән киң күләмдә үткәреләчәк әлеге спорт чараларында 170 илдән 13 500дән артыграк спортчы һәм делегация әгъзалары катнашачак. Ярышларның барышын бөтен дөньядан килгән 1 500дән күбрәк журналист яктыртып барачак. Башкалабызга 100 000нән артык турист һәм ярышларда катнашучыларга куәт биреп торучы килер дип көтелә.

Әлеге дөньякүләм спорт бәйрәмендәге язма такталар өч телдә: инглиз, рус һәм татар телләрендә шәрех ителгән. "Минем Универсиадам" журналы һәм интернет-портал да татар телендә нәшир ителә һәм эшли. Порталга керүчеләр саны тәүлегенә инде 4 500 кешедән арткан".

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: