Бөгелмә авазы

Яңа туган сабыйга иң зур бүләк – автокресло!

Россия Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе, Россиянең автомобильләрне иминиятләштерү берлеге ярдәме белән, 3 ноябрьдән 16 декабрьгә кадәр пассажир балаларның хокукларын яклауга, сабыйларның иминлеген саклауга юнәлдерелгән киң күләмле социаль кампания игълан итте: "Автокресло - детям!" дип атала ул.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Балалар - юл хәрәкәте чылбырында иң зәгыйфь звено ул, чөнки аларда үз-үзен саклау инстинкты әле тиешенчә үсеш алмаган. Бала юл-транспорт вакыйгасына юлыга икән, һәр очракта да олылар гаепле. 2011 елда гына да юл-транспорт вакыйгаларында алган тән җәрәхәтләреннән Россиядә - 893, Татарстанда 23 баланың гомере өзелгән. Агымдагы елда илебез юлларында инде 700дән артык бала үлгән, шуларның 20се - республикабызда. 20 баланың 13е - пассажир сыйфатында булып, 6сы махсус кәнәфигә - куркынычсызлык җайланмасына утыртылмаган булган.

Киң җәмәгатьчелектән сораштыру нәтиҗәләреннән аңлашылганча, соңгы елда балалар өчен кәнәфиләре булмаган һәм аны алырга да җыенмаучы кешеләр саны шактый ук - 39 проценттан 70 процентка кадәр арткан. Транспорт чараларының нибары 27 процентында гына балалар кәнәфие даими кулланыла.

Бөтендөнья сәламәт-лек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, махсус кәнәфигә утыртып йөртү балалар арасында юлдагы үлем-китемнәрне - 54, имгәнүләрне - 76, ә авыр тән җәрәхәте алуларны 92 процентка киметергә мөмкинлек бирә.

2007 елдан башлап, 12 яшькә кадәрге балаларны махсус җайланмаларда йөртү мәҗбүри гамәл санала. Юл йөрү кагыйдәләренең 22.9 нчы пунктын санга сукмаган - балаларны махсус кәнәфи-җайланмага утыртмый гына йөрткән өчен, РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.23 нче маддәсенең 1 нче өлеше нигезендә, 500 сум күлә-мендә штраф түләтү каралган. Куркынычсызлык каешларын эләктермәгән пассажирлар йөрткән өчен дә шундый ук күләмдә штраф түләтелә.

Бу көнгә кадәр баласын машинада йөртү өчен махсус җайланма алмаган ата-ана - ваемсыз һәм җавапсыз ул. Яңа туган сабыйга иң зур бүләк автокресло булырга тиеш! Бар уенчыкка караганда да мөһимрәк нәрсә шул. Баланың машинадагы иң беренче сәяхәте - бала тудыру йортыннан өйгә кайтуы да кәнәфидә булырга тиеш. Таксидамы, дусларың машинасындамы, турист буларак йөргәндәме - аерма юк, бары тик - махсус утыргыч җайланмада гына. Ул юк икән, машинада бала белән юлга чыгып та торма!

Бөгелмә муниципаль районында ел башыннан алып, балалар катнашында 5 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, анда 6 бала төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган, имгәнгән. Шушы һәлакәтләрнең өчесендә балалар махсус кәнәфидә булмаган...

Язмада Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсе мәгълүматлары файдаланылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: