Бөгелмә авазы

Яңа машина да яна икән...

Транспорт чарасында ут сүндерү җайланмасының, беренче карашка, бер кирәге дә юктыр сыман. Чыннан да, заманча приборлар белән җиһазланган өр-яңа машинага нинди ут куркынычы янасын ди инде?! Тик, кызганычка, яный икән шул. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, транспорт чараларына ут кабу очраклары елдан-ел арта бара икән. Гөлчирә ӘБҮЗӘРОВА, 21...

Транспорт чарасында ут сүндерү җайланмасының, беренче карашка, бер кирәге дә юктыр сыман. Чыннан да, заманча приборлар белән җиһазланган өр-яңа машинага нинди ут куркынычы янасын ди инде?! Тик, кызганычка, яный икән шул. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, транспорт чараларына ут кабу очраклары елдан-ел арта бара икән.

Гөлчирә ӘБҮЗӘРОВА,
21 нче янгын сүндерү часте инженеры.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Транспорт чараларына ут кабуның төп сәбәбе, кагыйдә буларак, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү: салонда тәмәке тарту, җылыту системасын кыздыру, куәтле системага зәгыйфь үткәргечләр тоташтыру, яисә үткәргечләрнең төзексезлеге...

Күп кенә транспорт хуҗалары ут сүндерү җайланмаларын техник карау узу өчен генә тоталар. Андый-мондый хәл була калса, аның белән ничек эш итәргә икәнен дә белмиләр.

Ут сүндерү җайланмасын сатып алганда ук аның сертификатын таләп итегез. Чикәсенең пломбасы да булырга тиеш. Конструкциясенең нинди булуына карап, ут сүндергечнең раструбы, яисә чыгарма җайланмасы була. Алардан башка ут сүндергечнең файдасы юк.

Кирәк очракта, пломбаны өзәләр, чикәне тарталар, кыскыч төймәсенә басып һәм раструбны ялкын чыганагына юнәлтеп, утны сүндерергә керешәләр. Шулай ук ут сүндергеч җайланманың куллану срогы чыкмаганмы икәнлегенә дә игътибар итәргә кирәк, югыйсә, иң кирәк минутта бер чарасыз калуың бар.

Россиянең урта полоса зоналарында сулы ут сүндерү җайланмаларын алырга киңәш ителми, чөнки алар салкында туңа. Иң яхшысы - порошоклы я газ белән сүндерү җайланмалары.

Машинада ут сүндерү җайланмасы тоту кирәк эш. Сез техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үти торган бик яхшы шофёр булсагыз да, машинаның берәр нинди төзексезлеге аркасында ут чыгу ихтималы барыбер саклана. Үзегезнең дә, пассажирларыгызның да иминлеген саклау өчен ут сүндергеч җайланма булдыру кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: