Бөгелмә авазы

Җәй кызу, эш тә кыза

Быел да табигать игенчеләрне үтә дә сыный. 2013 елның җәе дә аномаль эсселек һәм дым кытлыгы шартларында үтә.

Әлфия МОСТАФИНА.
Республикада эсселек һәм корылык шартларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, терлек азыгын җитәрлек күләмдә әзерләү, терлекләрнең баш санын торгызу, авыл хуҗалыгы җирләрен нәтиҗәле файдалану һәм бөртеклеләр уңышын югалтуларсыз җыеп алу - авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында торган төп бурыч. Аграр министр Марат Әхмәтов искәрткәнчә, галимнәр алдагы елларда да коры җәйләр көтелүен кисәтә. "Безнең өчен бу игенчелектә биологик факторларны күздә тоткан яңа системага, ресурслар саклау технологияләренә күчәргә кирәклекне аңлата", - ди ул.

Терлек азыгы итеп һәм ипи пешерү максатында республиканы җитәрлек күләмдә ашлык белән тәэмин итү дә мөһим бурыч итеп куела. "Сусыл һәм тупас терлек азыгын да җитәрлек итеп әзерләргә кирәк. 2010 елгы кебек читтән кайтару булмаячак", - дип кисәтә аграр министр. Президент Рөстәм Миңнеханов исә әлегә терлек азыгы әзерләү темпларыннан канәгать булмавын белдерә.

Реклама

Бөгелмә районы хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Бүгенге көнгә 5 610 тонна печән (шул исәптән җәмәгать терлекләре өчен - 4 310 тонна, 3 106 тонна печән прессланган), 2 400 тонна сенаж (аның да 420 тоннасы төргәкләнгән), шәһәр предприятиеләре тарафыннан 82 тонна яфраказык җыеп куелган. Терлек азыгы әзерләүдә "Бөгелмә продкорпорациясе" хуҗалыгы (җитәкчесе - Марат Сабиров) алда бара. Биредә 980 тонна печән әзерләнгән инде, сенаж салу эшенә керешкәннәр. Гомумән, бүгенге көнгә районда әзерләнгән мал азыгы бер баш шартлы терлеккә 5,43 центнер азык берәмлеге туры килә. Республика буенча бу сан 5,7 центнер тәшкил итә.

Терлек азыгы әзерләү белән беррәттән, иген кырларын корткычларга, чүп үләннәренә каршы эшкәртү кебек мөһим эшләр башкарыла. Чүп үләннәренә каршы эшкәртү эше районда 93 процентка үтәлгән, 9 800 гектар мәйданда (25 проценты) корткычларга каршы көрәш алып барылган. Ә менә һәртөрле авыруларга каршы көрәштә эш йомшак оештырылгандыр дияргә кирәк, чөнки саннарга караганда, нибары 1 800 гектар җирдә генә бу эш башкарып чыгылган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: