Бөгелмә авазы

Вячеслав Михайлович АЙДУГАНОВ вафат

"Андый кешеләр - бөтен дөньяда санаулы гына": оста һәм гыйлемле җитәкче, талантлы уйлап табучы арабыздан китте. 69нчы яше белән барганда, язмышы республикабызның нефть тармагы үсешендәге тулы бер дәвер белән бәйле булган кеше - "Инженерлык-җитештерү үзәге" (ИПЦ) ҖЧҖ директоры, грамоталы җитәкче, талантлы уйлап табучы Вячеслав Михайлович Айдуганов арабыздан китте. "СССР уйлап...

"Андый кешеләр - бөтен дөньяда санаулы гына": оста һәм гыйлемле җитәкче, талантлы уйлап табучы арабыздан китте.

69нчы яше белән барганда, язмышы республикабызның нефть тармагы үсешендәге тулы бер дәвер белән бәйле булган кеше - "Инженерлык-җитештерү үзәге" (ИПЦ) ҖЧҖ директоры, грамоталы җитәкче, талантлы уйлап табучы Вячеслав Михайлович Айдуганов арабыздан китте. "СССР уйлап табучысы", "Уйлап табу һәм рационализаторлык отличнигы", "Россия Федерациясенең атказанган уйлап табучысы", "Сыйфат отличнигы" - Вячеслав Михайловичның исәпсез бүләк һәм мактаулы исемнәренең берничәсе генә бу.

1977 елда Казан химия-технология институтының механика факультетын тәмамлаганнан бирле, В. Айдуганов нефть тармагында хезмәт итә.

1981 - 1988 елларда "ТатНИПИнефть" институтының скважиналарны капиталь ремонтлау һәм нефть промыселлары җиһазларын тутыгудан саклау бүлегендә башта - өлкән инженер, аннары пластмасса торбаларны куллану секторы мөдире булып эшләгәндә, Вячеслав Михайлович үзенең техник белемен камилләштерә, эш тәҗрибәсе туплый.

Производство процессын тирәнтен аңлап эш итү, гадәти булмаган караш белән якын килү В.М. Айдугановта үзенең иҗади көчен һәм оештыру сәләтен үз предприятиесендә сынап карау теләге уята.

1988 елның маенда В.М. Айдуганов, чын мәгънәсендә буш урында, кече бизнесның беренче предприятиеләреннән берсен - "Яшьләрнең фәнни-техник иҗат үзәге"н булдыра. Соңрак ул җаваплылыгы чикләнгән "Инженерлык-җитештерү үзәге" җәмгыятенә әйләнә.

В.М. Айдуганов нефтьчеләрнең проблемаларын хәл итүгә бик кыю алына һәм 21 МПга кадәр басымга исәпләнгән торбаларны тоташтыруның эретеп ябыштыруларсыз технологиясен эшли. Аның нигезендә оптималь чишелеш ята - җөйләрдә дә капламны саклый торган аерылгысыз муфталы тоташтыру торбаларның бер-берсенә ялганган өлешләрен дә тутыгулардан 100 процентка саклый. Технологияне гамәлгә кертү өчен махсус җиһаз эшләнә, җитештерү базасы һәм төзү-монтажлау участогы булдырыла.

Вячеслав Михайлович Айдуганов нефть промыселлары торбаларын монтажлауны теләсә нинди һава шартларында (кар, яңгыр астында, пычрак, салкында һ.б.) башкару мөмкинлеге бирә торган мобиль автоном линия эшли һәм нефть промыселлары өчен торбаүткәргечләр җитештерүне агымга куя.

1989 - 2008 елларда, эретеп ябыштыруларсыз гына аерылгысыз муфталы тоташтыру технологиясен һәм җиһазларын кулланып, Россиянең Урал, Идел буе, Көнбатыш Себер, Коми Республикалары кебек нефть чыгару төбәкләрендәге нефть промыселлары өчен гомуми озынлыгы 2 100 километрга якын торба җитештерелде. Хәзерге вакытта үзара тоташтырылган 250 меңнән артык торба эштә кулланыла һәм бу дәвер эчендә бер генә өзеклек очрагы да булмаган. Бу исә производствода һәлакәт күрсәткече "нуль" дигән сүз. Мондый күрсәткеч Россиянең бер генә фирмасында да юк.

М. Айдуганов тарафыннан эшләнгән уйлап табуларга һәм файдалы модельләргә барлыгы 135 РФ патенты алынган. Эшләнгән җиһазлар һәммәсе дә дөньякүләм дәрәҗәсендә башкарылган, Россия Федерациясе патентлары белән якланган. Предприятие бик күп бүләкләргә лаек булган.

Вячеслав Михайлович бик тә тырыш, эшсөяр, зур җаваплылык тоеп эшли торган зат иде. Аның җитәкчелегендә "Инженерлык-җитештерү үзәге"ндә җитәкчелек белән хезмәткәрләр һәм эшчеләр арасында үзара аңлашып эшләү шулкадәр югары дәрәҗәдә иде ки, хәтта булдырганны саклау гына түгел, ә даими төстә штатны киңәйтеп торырга да мөмкинлек бирде.

В.М. Айдуганов озак еллар дәвамында Бөгелмә шәһәр Советы депутаты булып торды, шәһәрдәшләр иминлеге хакына эш алып барды, аларның хокукларын яклаучы булды.

Гаиләсендә яраткан ир һәм әти иде, ике кызы бар.

Вячеслав Михайлович бөек галим һәм искиткеч намуслы, яхшы кеше иде. Андый кешеләр - бөтен дөньяда санаулы гына. Ул, шәхес буларак, үзе дә, предприятиесе дә бары тик мактау сүзләренә генә лаек. Бу кешенең вафаты - барлык бөгелмәлеләр өчен дә чиксез зур югалту.

Мәрхүмнең туганнарының, барлык якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Л.Р. Закиров, Ф.В. Мөхәммәтов, А.Р. Галиуллин, М.В. Конков, И.Б. Белова, В.В. Гарәфетдинов, Э.Н. Резванеова, М.Р. Булгаков һәм башкалар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: