Бөгелмә авазы

Владимир Путин Татарстан студентлары белән “Татнефть-арена”да очрашачак

Россия Президенты 25 гыйнварда югары уку йортлары активистлары алдында лекция белән чыгыш ясаячак. (Казан, 15 гыйнвар, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин Татарстан студентлары белән "Татнефть-арена" боз сараенда очрашачак. Әлеге мәгълүмат КНИТУ (КХТИ) сайтында урнаштырылган. Россия лидеры 25 гыйнварда "Татьяна көне" форумында спорт, иҗат һәм фәнни бәйгеләр активистлары һәм лауреатлары алдында...

Россия Президенты 25 гыйнварда югары уку йортлары активистлары алдында лекция белән чыгыш ясаячак.

(Казан, 15 гыйнвар, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин Татарстан студентлары белән "Татнефть-арена" боз сараенда очрашачак. Әлеге мәгълүмат КНИТУ (КХТИ) сайтында урнаштырылган.

Россия лидеры 25 гыйнварда "Татьяна көне" форумында спорт, иҗат һәм фәнни бәйгеләр активистлары һәм лауреатлары алдында чыгыш ясаячак.

Чарада Татарстан югары уку йортлары активистлары җыелачак, алар арасында Казан илкүләм тикшеренү технология университетыннан 500 вәкил дә булачак, диелгән хәбәрдә.

Әлеге чарада катнашачак студентларга 16 гыйнварга кадәр Россия яшьләре (Росмолодежи) сайтында теркәлергә кирәк.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/15/156085/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: