Бөгелмә авазы

Владимир Путин Дмитрий Медведев кандидатурасын РФ Премьер-министры вазифасына тәкъдим итте

Тәкъдим ителгән кандидатураны Россия Федераль Җыенының түбән палатасы караячак.

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Дмитрий Медведев кандидатурасын РФ Премьер-министры вазифасына тәкъдим итте. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Моңа кадәр эшләгән Хөкүмәт 7 майда Владимир Путин инаугурациясеннән соң отставкага китте.

Дмитрий Медведев 2012 елның 8 маеннан бирле РФ Премьер-министры вазифасын башкарды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: