“Ветеранга хөрмәт кирәк”
"Бөгелмә авазы" газетасының узган елдагы 19 декабрь санында шундый баш астында мәкалә басылып чыккан иде.
Исегезгә төшерәбез: хатның авторы Чәчкә ханым Садыйкова үзенең әнисе Хәдичә әбинең (аңа 1 гыйнварда 95 яшь тулды), Бөек Ватан сугышы ветеранының тол җәмәгате буларак, торак шартларын яхшыртуга тулы хокукы булып та, документлар әзерләп, берничә ел йөрсәләр дә, бүгенгә кадәр рәсми җавап ала алмаулары турында ачынып язган иде. "Кадак кагарга да ярдәмчесе булмаган 100 яшен ваклаучы әби кышны ничек чыгар соң? Әнине бүгенге көндә минем кызым - аның оныгы карый, тик ул үзе дә шикәр чире белән авырый. Ә әнинең йорты үзе белән бергә картайган, нигезләре җимерелгән, яңгырлар чорында түбәдән су үтә…" - дип, чаң суга ул.
Бу хат газетада басылып чыгу белән җирле башкарма комитетка җибәрелде. Редакциягә килгән рәсми җаваптан күренгәнчә, аларга язма 18 гыйнварда гына барып ирешкән. "Шәһәр тибындагы Карабаш поселогы" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Никулинага бу уңайдан түбәндәгеләрне хәбәр итә:
"Хәдичә Хәмидулла кызы Садыйкова Бөек Ватан сугышы ветераны-ның тол хатыны булып санала һәм 2012 елның мартыннан башкарма комитет каршында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар исемлегендә тора. Х. Садыйкова, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны буларак, республикакүләм субсидия алучылар реестрына кертелгән. Күрсәтелгән категория субсидияне бирү белән, исемлеккә кертелгән көннән алып, чират нигезендә, Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министрлыгы шөгыльләнә. РФ бюджетыннан акчалар килү белән бу турыда Хәдичә Садыйковага уведомление тапшырылачак.
Бүгенге көндә 2010 - 2011 елларда шушы категориягә кертелеп, исәпкә бастырылган ветераннарга акча средстволары бүленеп бирелүе турында хәбәрләр җибәрелде.
Антон МИХАЙЛОВ,
"Шәһәр тибындагы Карабаш поселогы" муниципаль берәмлеге башлыгы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 16:38Татарстанда көннәр җылытачак, буран, яңгыр һәм җепшек кар көтелә Киләсе атна башында республикада янә салкынайтачак.6100
-
25 февраль 2021 - 15:36Россиядә коронавирусның өченче дулкыны булырга мөмкин Белгечләр яз көне авыручылар саны артыр, дип фаразлый.5100
-
25 февраль 2021 - 13:52Бөгелмә «Мин хәтерлим!» республика акциясенә кушылды Йөзләрчә мең кадак безнең хәтер һәм тарихтагы иң куркыныч сугыштан кайтмаган миллионлаган кешеләргә хөрмәт символы булды.4700
-
25 февраль 2021 - 12:22Волонтер Светлана Рагулина: “Бөгелмә урамнарындагы сукбай этләрнең бер көндә генә бетәсе юк” Узган елның 11 аенда 213 бөгелмәле төрле җәнлекләр һөҗүменә дучар булган. Үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлегендә нәкъ әнә шул сан теркәлгән. Һөҗүм иткәннәр арасында сукбай этләр дә, йорт хайваннары да бар.4600
-
25 февраль 2021 - 11:43АО «Транснефть – Прикамье» завершило плановые ремонты на производственных объектах Плановые работы выполнялись в рамках комплексной программы технического перевооружения, реконструкции и капитального ремонта АО «Транснефть – Прикамье» с учетом требований охраны труда для обеспечения промышленной безопасности производственных объектов.2700
-
20 февраль 2021 - 11:51Бөгелмә командасы ГТО ярышларында җиңде
-
20 февраль 2021 - 11:50Бөгелмә командасы ГТО ярышларында җиңде
-
19 февраль 2021 - 10:3417-нче февраль көнне 32 еллык тарихы булган ,,Ихлас,, халык фольклор ансамбленең үзешчән артистлары, җыр-моң яратучы дусларны hәм шәhәребез кунакларын ,,Аулак өй,, гә кунакка чакырды.
-
25 февраль 2021 - 11:14Бөгелмәлеләр - нәфис гимнастика буенча «Йолдызлык» беренчелеге җиңүчеләре һәм призерларыЯрышлар Әлмәт шәһәрендә оештырылды.9300
-
23 февраль 2021 - 11:24Алексей Песошин Татарстан халкын Ватанны саклаучылар көне белән котлады «Авыр сугыш елларында үзләренең патриотик һәм интернациональ бурычын намус белән үтәгән Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым рәхмәт белдерәбез», - диде ТР Премьер-министры.28700
-
23 февраль 2021 - 18:22Татарстанда тагын көчле җил көтелә 24 февральдә төнлә һава шартларының начарлануы фаразлана.22900
-
23 февраль 2021 - 16:43Татарстан трассасында ике җиңел машина бәрелешеп, дүрт кеше һәлак булган Бүген иртән республиканың Балык Бистәсе районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.20000
-
24 февраль 2021 - 12:33Бөгелмә М. Җәлил урамы буенча урнашкан сулык территориясен төзекләндерүгә 80 млн. сум акча алачак Татарстан конкурска 12 гариза биргән – проектлар онлайн-тавыш бирү юлы белән сайлап алынган.17600
-
23 февраль 2021 - 15:13Рөстәм Миңнеханов: Ватанны саклаучылар һәрвакыт иң кискен вакыйгалар үзәгендә була Президент Татарстанда хәрби хезмәтнең абруен күтәрүгә һәм аңа яшьләрне әзерләүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.15000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика