Бөгелмә авазы

Вакытында тикшерел!

16 октябрь көнне Бөгелмә муниципаль районы хакимият бинасында туберкулезны профилактикалау мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.

Светлана ФӘХРИЕВА,
үзәк район хастаханәсе
матбугат хезмәткәре.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Утырышта Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лера Мөстәкыймова, үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары Раил Миргалимов, Бөгелмә туберкулезга каршы диспансер баш табибы Рәмзия Закирова, "Роспотребнадзор" вәкилләре, Россия Федераль миграция хезмәте ТР идарәсе Бөгелмә районы бүлеге начальнигы Роберт Гарифуллин, Бөгелмә үзәк район хастаханәсе табиблары катнашты.
Агымдагы елда шәһәр-районда 39912 кеше флюорография узарга тиеш, аларның 34 меңнән артыгы тикшерелгән. Әлеге эштәге тоткарлык поликлиникадагы флюорограф аппараты ватылу сәбәпле килеп чыккан. Шуңа да кешеләр үзәк хастаханәдә тикшерелергә мәҗбүр. Берничә атнадан аппарат төзәтелеп бетәчәк, әмма аңа карап эш җиңеләер дип булмый, чөнки флюорографка нагрузка искиткеч зур. Шуңа да утырышта катнашучылар поликлиника өчен дә, тубдиспансер өчен дә өстәмә җиһазлар юнәтү өчен ярдәм сорарга дигән кирәк карарга килделәр.

Реклама

Тикшерүләр вакытында авыруына шик туган 174 кеше диспансерга җибәрелгән, аларның 43ендә диагноз расланган.
Балаларда туберкулезны профилактикалау эшләре сабый гомеренең беренче көннәреннән үк башлана. Башта - вакцинацияләү, Манту реакциясе, үсмерләрне флюорограф тикшерүе... Әмма бүген балага прививка ясатудан баш тартучы ата-аналар педиатрлар өчен төп проблема булып тора. Прививка ясалмаган 67 баланың, мәсәлән, 30ы нәкъ шушы сәбәпле вакцинасыз. Баш тартуның сәбәпләре дә төрле, нигездә, динне сылтау итәләр, әмма, шул рәвешле, балаларын нинди куркыныч астына куюларын аңламыйлар.

Авылларда яшәүчеләрнең 99,7 проценты тикшерү узган, 43 кешедә туберкулез булуы ачыкланган. Табиблар еш кына аның азган формасына юлыгалар. Сәбәбе - кешеләрнең вакытында тикшерелмәвендә.

Бүгенге көндә паспорт-виза хезмәте төрле илләрдән килүчеләр агымын тулысынча контрольдә тота. Бөгелмәдә яшәргә рөхсәт бирер алдыннан пропискага керергә теләүчеләр мәҗбүри төстә медицина тикшерүе узарга тиеш. Башка дәүләтләрдән килгән куркыныч чирле гражданнарга Россиядә яшәргә рөхсәт бирелми.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: