Бөгелмә авазы

Ваемсызлык гафу ителмәс

Җылы көннәр башлануга, ял итәргә дип, табигать кочагына ашкынучылар саны да арта. Әмма кешеләрнең ваемсызлыгы, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итә торган гади генә кагыйдәләрне дә үтәмәүләре коточкыч хәлләргә китереп җиткерергә мөмкин. Моның мисаллары аз түгел.

Резеда ЕРМАКОВА,
21 нче янгын сүндерү часте инспекторы.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.
Нәкъ менә шул сәбәпләр аркасында зур-зур мәйданнарда урманнар яна, уникаль экосистема харап була. Урман янгыннарын сүндерүгә, ахыр нәтиҗәләрен төзәтүгә коточкыч зур суммалар тотыла. Менә шундый афәтләргә юл куймас өчен урманнарда билгеле бер кагыйдәләрне үтәү зарур.
1) Ылыслы урманнарда, торфлы җирләрдә, агачлар киселеп, йомычкалары җыеп алынмаган урыннарда, агач ябалдашлары астында учаклар ягу тыела. Башка урыннарда учак тергезгәндә исә, кимендә ярты метр аралыкта туфракның өске катламын алып, аерым әзерләнгән җирдә генә эшләргә була. Соңыннан ут чыганагы җир белән күмелеп куярга, яисә су белән тәмам сүндереп бетерелергә тиеш.
2) Сүндерелмәгән шырпы, тәмәке төп-чеге, төребкәләрдән утлы көлне, пыяланы (банка, шешә һ.б.) ташлап калдырырга ярамый.
3) Аучыларга тиз кабынып китә, яисә төтәсләп ята торган материаллардан пыж кулланырга рөхсәт ителми.
4) Майлы, яисә бензин сеңгән чүпрәк-чапракларны, кәгазь, мамык һ.б.ны теләсә кая ташлап калдырмагыз.
5) Двигателе эшләп торган машинага ягулык салырга, двигателенең туклану системасы төзек булмаган транспорттан файдаланырга, ягулык салган вакытта машина янында тәмәке тартырга, шырпы сызарга ярамый.
Урманнарга көнкүреш, төзелеш, сәнәгать калдыкларын, башка төрле чүп-чарларны ташлау тыела. Торак пункттан чыгарылган чүп-чарлар урман тирәсендә бары тик махсус билгеләнгән урыннарда гына яндырыла ала. Бу очракта:
- чүп-чар яндыру өчен билгеләнгән урын (чокыр, канау һ.б.) ылыслы урманнардан, яисә агачлыклардан кимендә - 100, яфраклы урманнардан 50 метр читтә булырга тиеш;
- чүп яндырасы урын кимендә 25 - 30 метр радиуста коры агачлардан, кипкән үләннәрдән, йомычкалардан, башка төрле яна торган әйберләрдән арындырылырга, һәрберсе 1,4әр метр киңлектәге ике полоса итеп, туфрак катламы алынырга тиеш. Ә инде ылыслы урман якын булса, ул полосаларның һәркайсысының киңлеге кимендә 2,6 метр булу зарур.
Чүп-чар яндыру һава шартларының уңай вакытында, җаваплы затлар күзәтчелегендә генә башкарылырга тиеш.
Урманнарга якын урыннардагы җир ки-шәрлекләрендәге коры үләннәрне яндырганда да ахыргача махсус карап, күзәтеп тору сорала.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: