Бөгелмә авазы

Уяндык та шаккаттык...

10 апрель көнне иртәнге дүртләр тирәсендә Карабаш сусаклагычының капкаларын ачкач, Карабаш бистәсенең берничә урамын су басты.

Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.
Карабаш бистәсе.
Автор фотосы.

Өйләренә үк су үтеп кергән авылдашлар, уянып чыккач, урам буйлап агып баручы бәрәңгеләрне, утын пүләннәрен, печән чүмәләләрен күреп, үзләренә шактый зыян килгәнен аңладылар. Мичурин урамында яшәүче Зәйнулла агай белән Разыя апаларның әнә 15 баш умартасы агып киткән!

Суны кисәк ачып җибәрәчәкләре турында халыкны алдан кисәтеп куймаулары бик гаҗәпләндерде, әлбәттә. Алдан белгән - коралланган, диләр, кешеләргә килгән зыян да күпкә азрак буласы иде бит! Ярый әле җирле хакимият тиз һуш җыйды; ашыгыч чаралар күреп, кешеләрне юл аша чыгару, су эчендә калган мал-туарларны көймә белән коткару эшен тиз оештырды.

Табигать үз кодрәтен күрсәткән чак-ларда күршеләрнең генә түгел, хакимият белән төрле службаларның да бердәмлеге кирәк шул.

Реклама
Теги: яз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: