Бөгелмә авазы

Утны сүндерергә су кирәк...

Янгын сүндерүчеләрне су белән тәэмин итү - янгын һәм аны сүндерү өлкәсендә иң мөһим проблемаларның берсе - төрле кулланучыларга ут сүндерү максатында алырлык су чыганаклары булдыруны үз эченә алган чаралар комплексы ул.

Елена СЕЛЕЗНЁВА,
21 нче янгын сүндерү часте инспекторы.
Ә. Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Хәзерге су тәэминаты системалары - кулланучыны даими төстә ышанычлы рәвештә су белән тәэмин итеп торырдай катлаулы инженерлык корылмалары һәм җайланмалары ул. Хәзер, торак пунктларны һәм сәнәгать предприятиеләрен су белән тәэмин итү җайга салынгач, аларның янгынга каршы торучанлыгы да яхшыра бара, чөнки суүткәргечләрне проектлау, төзү, реконструкцияләү вакытында суны хуҗалык һәм промышленность максатларында бирүне генә түгел, ә янгын сүндерергә туры килү ихтималы очракларын да күздә тотып эшлиләр. Соңгысына төп таләп - билгеле бер вакыт аралыгында (янгын сүндерү вакыты дип исәплик) суның тиешле югары басым астында килә алуы.

Су үткәргечләр, шулай итеп, өч төргә бүленә: хуҗалык итү-эчү, производство һәм янгынга каршы тору өчен су бирү максатында эшли торганнар. Басымның нинди булуына карап, янгынга каршы су бирә торган үткәргечләр югары һәм түбән басымлыга аерыла. Югары басымлысы, янгын чыгу турында хәбәр алынуга 5 минут дигәндә, күп катлы биек йортлардагы янгынны да махсус машиналардан башка сүндерерлек дәрәҗәдә су сиптерә ала. Моның өчен насос станцияләре бинасында яки башка аерым бүлмәләрдә стационар янгын насослары урнаштыралар.

Янгынга каршы тору максатыннан су белән тәэмин итү торышын тикшерү,һәлакәт-торгызу эшләре башкаручы мобиль бригадалар һәм янгын сүндерү часте вәкиле катнашында, елга ике мәртәбә уздырыла: 1 апрельдән 1 июньгә кадәр һәм 15 июльдән 1 ноябрьгә кадәр. Язын янгын гидрантларының кайберләре генә тикшерелсә, көзен гаидрантларның барысы да тикшерелә.

Тикшерүләр вакытында аеруча игътибарга алына торган нәрсәләр:

- гидрантларның, сулыкларның, коеларның, пирс, подъездларның күрсәткечләре булу һәм рулеткалар ярдәмендә караганда координатларның туры килүе;

- су чыганакларына барып җитә алу мөмкинлеге - юлларның булуы һәм торышы;

- гидрантларның, коеларның капкачы булу. Кышкы чорда ул капкач кардан-боздан чистартылган булырга тиеш, нибары 10 сантиметр калынлыкта көпшәк кар булу рөхсәт ителә. Бу эш өчен оешма җитәкчеләре җаваплы;

- гидрантның, коеның эчке торышы;

- суның булуы һәм басым көче (суны чыгарып карау юлы белән тикшерелә);

- аларның кышкы шартларда эшләвен тәэмин итү өчен әзерлек чаралары күрү;

- су суырта торган җирдә ятьмә-көпшә төшереләсе урында суның тирәнлеге. Кышкы чорда тактик күнегүләр уздырган вакытта бәкенең барлыгына, аның үлчәменә, тирә-юньнең кардан арындырылган булуына игътибар бирелә;

- кое һәм сулыкларда автонасослар куеп, алар ярдәмендә су җыеп һәм җибәреп карау юлы белән тикшерү.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: