Бөгелмә авазы

Ут афәтеннән сак бул!

Көнкүрештә чыгып торган янгыннар еш кына кеше гомере өзелүгә сәбәп булып тора. Кыш янгын чыгу куркынычы аеруча югары булган вакыт санала. Шуңа күрә дә әлеге юнәлештә эшләүче иминлек хезмәткәрләре бу чорда халык арасында аңлату эшләре алып баруны активлаштыралар. 21 нче янгын сүндерү часте инспекторы Резеда Ермакова хәбәр итүенчә, профилактика белән...

Көнкүрештә чыгып торган янгыннар еш кына кеше гомере өзелүгә сәбәп булып тора. Кыш янгын чыгу куркынычы аеруча югары булган вакыт санала. Шуңа күрә дә әлеге юнәлештә эшләүче иминлек хезмәткәрләре бу чорда халык арасында аңлату эшләре алып баруны активлаштыралар. 21 нче янгын сүндерү часте инспекторы Резеда Ермакова хәбәр итүенчә, профилактика белән шөгыльләнүче төркемнәр 2015 елның 31 декабреннән башлап, 22 596 шәхси йортта булганнар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеге турында аңлату эшләре алып барганнар, инструктаж үткәргәннәр. Шуларның 2 628ендә - күп балалы ишле гаиләләр, 2 861ендә олы яшьтәге кешеләр ялгыз гомер кичерә, 2 782есендә спиртлы эчемлекләргә хирыс булган кешеләр яши. Моннан тыш, ут афәтеннән саклану темасына барлыгы 678 җыен үткәрелгән, аларда барлыгы 12 меңнән артык кеше катнашкан. Янгын сүндерү оешмалары хезмәткәрләре күмәк мәгълүмат чаралары аша да аңлату, кисәтү һәм профилактика эшләре алып баралар.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: