Бөгелмә авазы

Ут афәте – куркыныч

Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләрен торак фондларда янгыннарның еш чыгуына бәйле вәзгыять аеруча борчый. Ут афәте зур каза сала: йортлар яна, зур матди зыян килә, ә кайчагында кешеләрнең үлеменә китерә. Иң үкенечлесе шул, бәла күбрәк ваемсызлык аркасында чыга: кешеләр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә тиешле игътибар...

Е.МАЗАЛЕВИЧ,
21 нче янгын сүндерү часте
кече инспекторы.
Ә.Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Кагыйдәләр исә гади генә һәм тормышта аларны кулланып яшәүнең бер кыенлыгы юк:
- балаларның шырпы белән уйнавына юл куймагыз, шырпыны алар кулы җитәрлек урында сакламагыз;
- кечкенә балаларны өйдә караучысыз ялгыз калдырмагыз;
- мичкә ягып җибәрүне балаларга кушмагыз, бу - өлкәннәр эше;
- мичләрнең, җылыту җиһаз-ларының төзеклеген әледән-әле тикшерегез, мичкә даими ягып торганда, төтен юлларындагы корымны, айга бер мәртәбә булса да, чистартырга кирәк;
- мич кабызганда тиз янып китә торган сыекчалар кулланмагыз;
- йорт җиһазларын һәм башка предметларны мичкә якын куймагыз. Тиз кабынып китә торган кием-салым һәм башка нәрсәләрне мичтә киптермәгез;
- подвалларда, сарайларда, чардакларда һәм ягулык материаллар саклана торган урыннарда тәмәке тартмагыз, ачык уттан файдаланмагыз;
- электр челтәрендә артык көчәнешкә юл куймагыз;
- электрүткәргеч чыбыклар өстенә обой ябыштырмагыз;
- эшләп торган телевизор, электр приборларын караучысыз калдырмагыз;
- көнкүрештә кулланыла торган электр приборларын тиз янып китәрдәй материалдан эшләнгән әйберләр, җиһазлар янына урнаштырмагыз;
- газ плитәсе урнаштырылган бүлмә әледән-әле җилләтеп торылырга тиеш;
- калдык нефть продуктларын канализациягә һәм гаражга якын урыннарга түкмәгез; корылмалар янында учак якмагыз.
Янгын чыга калган очракта:
"01" телефоны аша янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз;
янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче кешеләрне, милек-мөлкәтне коткара тору җаен карагыз;
кул астында булган җайлан-малар ярдәмендә янгынны сүндерергә тырышыгыз, кирәк булса, кешеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтә торыгыз.
Истә тотыгыз, янгынны сүндергәнгә караганда, аны булдырмый калу күпкә җиңелрәк!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: