Бөгелмә авазы

Урманнарда гөмбә чоры...

Җәйге һәм көзге хозурлыкларның иң рәхәтләреннән берсе дип, күпләр гөмбә җыю чорын атый. Хәзерге вакытта дөньяда гөмбәләрнең 100 меңнән артык төре билгеле. Аларның бер ише агулы, тормыш өчен куркыныч булса, икенчеләре элек-электән тәмлетамакларның яраткан ризыгы санала. Әмма гөмбә җыярга яратучылар берничә кагыйдәне истә тотарга тиеш.


Наталья ДМИТРИЕНКО,
ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча Бөгелмә укыту-методик үзәге филиалы укытучысы.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Гөмбәне җыярга ярамый: промышленность предприятиеләренә якын урыннарда; автомобиль һәм поезд юллары буенда; шәһәр эчендә; югары вольтлы электр линияләре астында; химикатлар белән эшкәртелгән басуларда; чүплекләрдә. Шулай ук коры һәм эссе чорда, кыраулар төшкәч - бу вакытта алар агу туплыйлар. Картайган, су сеңдергән, күгәрә башлаган гөмбәләр дә сәламәтлек өчен куркыныч. Полиэтилен капчыкларга җыелган гөмбәләр дә тиз бозыла.
Гөмбәнең ашарга яраклымы-түгелме икәнлеген бер тышкы билгесенә генә карап ачыкламагыз (барлык сыйфатларын да анализлау кирәк). Ашарга яраклы һәм үзегезгә таныш булмаган гөмбәне беркайчан да бергә салмагыз - агулы гөмбә эләксә, соңыннан хәтта аны алып ташласагыз да, кечкенә кисәге яхшысына эләгеп калып, зур бәла китерү куркынычы бар. Чи гөмбәне авызга алмагыз, шулай ук пешкәннәрен дә, бер тәүлектән артык торса, кулланмагыз. Истә тотыгыз, 7 - 8 яшькә кадәр балаларга гөмбә ризыклары бирергә ярамый.
Гөмбә җыйгач, аны тизрәк эшкәртү ягын карагыз. Нинди генә гөмбә булса да, чистарткач, аны бер кат пешереп, суын түгегез - гөмбәләрнең агулы матдәләрне, авыр металл тозларын, биологик куркыныч элементларны үзенә туплый торган "гадәте" бар, аларның шактый өлеше кайнатканда суга чыга.
"Тын ау"га чыгып киткәнче, башта агулы гөмбәләрне (агулы ак гөмбә, ялган баллы гөмбә, ялган әтәч гөмбәсе һ.б.) яхшылап танырга өйрәнегез.
Җыйганда агулы гөмбә эләгү, ашарга яраклыларын да дөрес эшкәртмәү, яисә саклау тәртибен бозу - барысының да агулануга китерүе ихтимал. Барлык чараларны күргән аркылы да шундый бәла килә икән, үзбелдек белән дәваланып, хәлне катлауландырмагыз, тизрәк табибка мөрәҗәгать итеп, квалификацияле ярдәм алыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: