Бөгелмә авазы

Урлашуы җиңел, җавап тотуы авыр...

"Урлашалар," ­- Франциядә яшәүче ватандашлары белән очрашу вакытында, илдә нинди хәлләр икәнен белергә теләп, үзенә сорау биргәч, Николай Карамзин бер сүз белән әнә шулай җавап кайтарган. Аннан соң инде 227 ел вакыт узган, әмма Россиядә бу җәһәттән уңай якка таба әллә ни үзгәрешләр күзәтелми әле. Без, үз чиратыбызда, кешеләрне угрылыкка...

"Урлашалар," ­- Франциядә яшәүче ватандашлары белән очрашу вакытында, илдә нинди хәлләр икәнен белергә теләп, үзенә сорау биргәч, Николай Карамзин бер сүз белән әнә шулай җавап кайтарган. Аннан соң инде 227 ел вакыт узган, әмма Россиядә бу җәһәттән уңай якка таба әллә ни үзгәрешләр күзәтелми әле.

Без, үз чиратыбызда, кешеләрне угрылыкка ни-нәрсә этәрүен белергә теләп, "Татнефть" гавами акционерлык җәмгыяте белгеч-хезмәткәрләре арасында сораштыру үткәрергә булдык. Чыннан да, алар фикеренчә, урлашуга нәрсә этәрә ­- ялкаулыкмы, комсызлыкмы, адреналин алырга омтылумы, әллә бу психиканың маҗараларга омтылышы белән бәйле булган үзгә бер халәтеме? Бала чактан ук "Урлашу - яман гадәт" дип тәкрарлап торуга карамастан, ни өчен соң адәм баласы урлашмый яши алмый? Бу явызлыктан ничек арынырга соң?

Шамил ШАФИГОВ, "ТатАвтоматизация" ҖЧҖ:

­- Мин җәзасын татымау бурлыкка этәрә дип саныйм: кеше бер тапкыр нидер эләктерә, моны сизми калалар, җәзасын бирмиләр икән, икенче очрак та була, өченчесе дә... Югары рухиятле кешеләр урлашмый. "Намус" һәм "вөҗдан" дигән төшенчәләр "угрылык" белән янәшә йөри алмый. Блокада вакытында ач Ленинградта да хәтта урлашулар булмаган, ә хәзер күпләр акча җитмәүне, рәхәт яшәргә теләүне сылтау итәләр. Бу акланырга сәбәп түгел. Күңелең белән саф хәлдә, үз каршыңда үзең чиста булып калу кирәк, менә шул чакта кешеләр күзенә дә, балаларың күзенә дә курыкмыйча туры карап була.

Сергей КАРНАУШЕНКО, УТНСның баш инженеры:

- Еш булмаса да, үзебезнең предприятиедә матди байлыкларны урлау очраклары булып тора. Минемчә, иң куркынычы - гади кешеләрнең, хезмәттәшләреңнең урлау турында уйлана башлавыдыр. Алар болайрак фикерли: "Цемент күп, торбалар ­ йөзләгән вагон тулы, металл ватыклары да тау-тау өелеп тора, мин шуның чак кына бер өлешен алудан ни зыян? Кем санап торган аны? Сизелми дә ич! Иң мөһиме - эләкмәскә генә. Компаниянекен алу ­ аерым кешенекен урлау түгел бит ул". Бик ямьсез һәм күңелсез нәрсә бу. Әмма намуслылык, тәртип, принципиальлек, югары әхлак төшенчәләре югалмаган әле. Ул сыйфатларга ия булган көчле, саф кешеләр күбрәк һәм бу ­ яхшы.

Илнур БӘДРЕТДИНОВ, "Нурлатнефть" идарәсе:

­- Караклык ­- ул явызлык һәм үзен цивилизацияле дип санаган җәмгыятьтә аңа урын булырга тиеш түгел дип саныйм мин. Хәер, тормышта хәлләр бер генә төрле түгел бит: кемдер үлем хәлендә яткан баласына ярдәм итим дип урларга мәҗбүр була, кемдер ­ байлык артыннан куа. Шулай да, сәбәпләре ничек кенә булмасын, бурлыкны аклап булмый. Каракларның психологиясе "бушка килә" дигән карашка нигезләнә минемчә. Ә бит тормышта "бушка килгәннән" файдаланып калырга теләүчеләр күп. Хәтта моның караклык икәнлеге турында уйлап та карамый гына эшлиләр. Мисал өчен, автобуска утырып бер тукталыш арасы гына узалар, билет алып, бәясен түләп тормыйлар. Бу да урлашу бит инде югыйсә. Үзебездән башларга кирәк: үзебезне үзебез хөрмәт итик, әйләнә-тирәдәгеләргә, җәмгыятебезгә һәм дәүләтебезгә ихтирамлы булыйк, балаларга да шуны сеңдерик.

Владимир ПЕТРОВ, "ТатНИПИнефть":

- Минем уйлавымча, барысы да кешенең нинди социаль мохиттә (җәмгыятьтә, гаиләдә) тәрбияләнүенә бәйле. Теге яки бу төшенчәгә, гамәлгә мөнәсәбәт бала чактан ук тәрбияләнә бит. Нәрсәнең "яхшы", ә нәрсәнең "начар" икәнлеге дә бала чактан ук үзләштерелә. Шуңа күрә угрылыкка каршы фикерне дә кече яшьтән үк тәрбияләү мөһим. Каракларның психологиясе мәсьәләсендә исә, минемчә, бар да аңлашыла: үз вөҗданнары белән дә, тирә-юньдәгеләр белән дә хисаплашып тора белмиләр алар. Җәмгыять мәнфәгатьләре дә аларны кызыксындырмый, кемгәдер зыян һәм кыенлык китерүләре турында да уйлап тормыйлар.

Альберт НИКАНОРОВ, "Ямашнефть" идарәсе:

- Кайбер кешеләр, үзләре әйтмешли, нормаль яшәү өчен мөмкинлекләре җитмәгәннән урлашырга мәҗбүр булалар. Андыйлар, гадәттә, рәхәт яшәргә: ел саен диңгездә ял итәргә теләүчеләр, рестораннарда тукланырга яратучылар була. Кызганыч, күп кешеләр хәзер кредит кабаласында яши, хезмәт хакын тартып-сузып кына җиткерә. Ә тирә-якта күзне кызыктырган, күңелне алгысыткан нәрсәләр күп. Андыйлар арасында да иң яхшы юл бушка килгән, ягъни урлап тапкан табыш дип ялгышучылар күп. Әмма тормыш моның яхшы юл түгеллеген, киресенчә, өстәмә авырлыклар гына китергәнлеген күрсәтә.

Диләрә ХӘЕРТДИНОВА, "Әлмәтнефть" идарәсе:

- Урлашу -­ җинаять ул. Беренче чиратта, үз-үзеңә каршы кылынган җинаять. Бала, кызыгып, чит уенчыкны кулына ала икән, бу әле табигый күренеш. Ә инде олы кешенең аңлы рәвештә читләр малына кул сузуын берничек тә аклап булмый. Тормыш проблемаларын, бигрәк тә килеп туган матди кыенлыкларны хәл итү юлларын таба алмаган, яисә тырышырга теләмәгән кешеләр кәкре куллы була дип саныйм мин. Көч түгеп, вакыт әрәм итеп, кайдадыр интегеп эшләп йөргәнгә караганда, "бардың - алдың" җиңелрәк бит. Димәк, үз өстендә эшләргә теләмәгән, зәгыйфь рухлы, көчсез кешеләр урлаша булып чыга. Моннан, минемчә, законнарны катыландырып, "намус" төшенчәсенең әһәмиятен күтәрү юлы белән генә котылып буладыр.

Елена ФИЛАТОВА сораштырды.

Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: